“Ел хатын-кызы” республика конкурсының Алексеевскида үткән зона турында районнан 4 конкурсант катнашты һәм өчесе дипломант булып кайтты. Ә “Ел хатын-кызы. Мәдәният һәм рухилык” номинациядә чыгыш ясаган коллегабыз–“Нурлат” ТРКсы директоры урынбасары Зөлфия Галиуллина лауреат исеменә лаек булып конкурсның республика турына үтте.
Чалманарат мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Сарварова Лилия Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган “Күптеллелек шартларында тел компетентлылыгының актуаль мәсьәләләре” төбәкара фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнашты. Җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова
21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.