ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү өчен “Кояшкай” балалар бакчасында әзерлек эшләре күптән башланды. Һәр бала әти-әнисе белән берлектә рәсем ясап килделәр, рәсемнәрдән бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә дә хасил булды.

apastovo.tatarstan.ru
Яңа Кормаш мәдәният йортында җирлек беренчелегенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышлары уздырылды.

aktanysh.tatarstan.ru
Бүген Россиядә ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белән татарстанлыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

almetyevsk.tatarstan.ru
23 февраль – Ватанны саклаучылар көнне уңаеннан узган шимбәдә “Әти сүзе, күңел күзе” дип исемләнән чара булып узды.

almetyevsk.tatarstan.ru

Девәтернә авылында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Девәтернә авыл җирлеге Юсупов Фәнис Миннефаяз улы ветераннарның өйләренә кереп 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлап, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыгына” юбилей медальләре тапшырдылар


agryz.tatarstan.ru
21 нче февраль көнне Кукмара шәһәрендә мәгариф эшчеләренең кышкы Спартакиадасының финал этабы үтте.

aktanysh.tatarstan.ru

Такталачык урта мәктәбе укучылары ел саен татар теле буенча үткәрелә торган “Зирәк тиен” бәйгесендә көчләрен сыный. Бу уку елында исә бу бәйгедә 37 укучы катнашачак.


aktanysh.tatarstan.ru
23 февральдә иртәнге якта Рус Акташы - Азнакай юлының 32 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

almetyevsk.tatarstan.ru
Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 19 нчы февральдә “Татар кызы- 2015” бәйгесе үткәрелде. Бу чарада 7 кыз узара көч сынаштылар. Һәрберсе дә уңышлы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Нурыева Әминә (5 кл)- “Иң ягымлы кыз”, Шакирова Эльвина (6кл)- “Иң тырыш кыз”, Мухаметова Айзилә (7 кл)- “Иң зыялы кыз”, Харисова Гөлсем (8 кл)- “Иң тыйнак кыз”, Сарварова Чулпан (9 кл)- “Иң сәләтле кыз”, Яппарова Алисә (10 кл)- “Иң сөйкемле кыз” номинацияләрен алдылар. 8 класс укучысы Габдуллина Энҗе абсолют Җиңүче булды. 

aktanysh.tatarstan.ru
 Баек авыл китапханәсендә "Әтием -горурлыгым" дип исемләнгән  бәйге үтте. Укучылар  әтиләре турында инша яздылар,  рәсем ясадылар һәм шулай ук китап күргәзмәсе  оештырылды.

muslumovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International