21 февраль көнне Шекше авыл китапханәсендә “Ватанны саклаучылар көненә” багышланган китап күргәзмәсе куелды. Китапханә мөдире Зайнуллина А.И. 1 сыйныф укучыларына күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде.
Туган якны өйрәнү музеенда Тагирова Зөлфия Басаровна күргәзмәсе соңгы атна эшли. 5 март көнне елсаен үткәрелә торган чигелгән сурәтләр күргәзмәсе башланачак.
Баулы музее барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакыра.
23 февраль көнне Тойгелде авыл китапханәсендә “Солдат хатлары укыганда" дигән очрашуга солдат әниләре кунак итеп чакырылды.