ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тиздән  җылы яктан канатлы дусларыбыз – сыерчыклар да кайтыр.  Югары Кибәхуҗа урта   мәктәбе   укучылары   кошларны каршы алырга алырга күптән әзер . Технология укытучысы  Гинатуллина Г.Н.  җитәкчелегендә   укучылар  сыерчыкларга  оялар ясады. Укучылар тарафыннан иске оялар яңартылды.  Укучылар барлык  көчләрен  куеп  эшләделәр.  

tulachi.tatarstan.ru
31 март конне Арча районында   Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел уңаеннан Арча ягы, данлы Тукай ягы дип исемләнгән 10нчы Республика күләм  конкурсы булып үтте

tulachi.tatarstan.ru
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара кошлар көне ел саен үткәрелә. Укучылар табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Укучылар арасында кошлар турында викторина, шулай ук мәкальләрне белү буенча конкурс үткәрелде. 

tulachi.tatarstan.ru
Айлык кысаларында  төрле һөнәр ияләренә багышланган тәрбия сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар булып узды. Шул  уңайдан  безнең мәктәп укучылары педагог –оештыручы Шәрифуллина Гүзәл Гаян кызы җитәкчелегендә Теләчедәге промбазага экскурсиягә бардылар. 

tulachi.tatarstan.ru
Аларның вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрү йөзеннән " Күңелле балалар" дип аталган конкурслы уен программасы  уздырылды.  Малайлар һәм кызлар барлык төр уеннарда теләп катнаштылар. Аларның кәефләре күтәренке, йөзләрендә шат елмаю бөркелә иде.

tulachi.tatarstan.ru
2 апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә кошларга багышланган  китапларга обзор үткәрелде. .

aktanysh.tatarstan.ru
1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Безнең районнан 124 егет солдат шинеле киячәк.

leninogorsk.tatarstan.ru
Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә дә укучылар белән « Көтә күңел кошларны, аларның шат җырларын» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. 

tulachi.tatarstan.ru
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Көлегез, көлегез файдасы күп белегез исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле мәзәк китаплары һәм журналлар куелды. 

tulachi.tatarstan.ru
2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне һәм шулай ук татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне дә. Әлеге дата уңаеннан Алан урта мәктәбенең 7 нче сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. “Китап-мәңгелек хәзинә” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. 

tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International