Агымдагы елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты карары нигезендә, партия эчендә алдан тавыш бирү очрашулары башланды. Очрашулар, икенче төрле әйткәндә, “праймериз мәйданчыгында“ сайлаучылар үзләренә охшаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирәләр. Партия эчендә тавыш бирү “Бердәм Россия“ партиясе уставы нигезендә башкарыла. Апас муниципаль районында партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча Оештыру комитеты 13 майда үз эшен Болгаер, Борнаш, Күккүз, Чурибураш авыл җирлекләрендә башлап җибәрде. Һәр җирлек рәисе башкарган эшләренә хисап ясады, алда торган планнары белән таныштырды, депутатлар эшчәнлеге, булышлыгына тукталды. Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар сайлаучылар алдында үз эшләре турында сөйләделәр. Аннан һәр сайлаучы тавыш бирү бюллетененә кертелгән, Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатны хуплап, үз тавышын бирде.
Апас муниңипаль районында сайлаулар бер шәһәр тибындагы һәм 21 авыл җирлегендә үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 169 депутат сайланачак. Июньнең икенче яртысында партиянең Апас бүлеге конференциясендә “Бердәм Россия“ партиясенең сентябрьдәге сайлауларда катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк.
Авыл җирлекләрендә партия эчендә тавыш бирүләр дәвам итә.
2014 ел йомгаклары буенча Татарстан – ил күләмендә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урында. Рейтинг нәтиҗәләре 7 майда Россия Хөкүмәте утырышында яңгырады.
Залилова Г.Ш-ФАП җитәкчесе тема буенча чыгыш ясады. Экраннан РТ Сәламәтлек саклау министры Вафин А.Ю. ның йөрәк һәм кан тамырлары авырулары нилектән килеп чыга,аларны булдырмас өчен нинди чаралар куллану турныдагы чыгышы да күрсәтелде. Күргәзмә оештырылган иде һәм катнашучыларга медицина ярдәме дә (кан басымнары үлчәү) күрсәтү булды.
13 нче май көне сәг.14.00 дә Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле авылы җирлегендә һэм Иске Барыш авылы җирлегендә җирле үзидарэнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан тавыш бирү,ягъни икенче төрле әйткэндә “праймериз” үткәрелде.