ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Новотроицкое мәктәбе каршында  Тәрбия эшләре Үзәге "Вожатыйлар мәктәбе" дигән семинар уздырды. Анда тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарлары һәм   мәктәп яны лагерьләренең  тәрбиячеләре, лагерь җитәкчеләре катнашты ,алар лекцияләр тыңладылар, балалар ялын оештыру буенча төрле конкурслар,уеннар,чаралар программасын төзүдә катнаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Уку тәмамлауга   таныклыклар алдылар

tukay.tatarstan.ru

Район предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма конкурсы нәтиҗәләре.


novosheshminsk.tatarstan.ru
29 апрель-10 май көннәрендә Казан шәһәренең “Патриот” үзәге базасында хәрби-спорт сборлары булып узды

tetushi.tatarstan.ru

Балалар сәнгать  мәктәбе укучылары 13 май  көнне   Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында үткәрелгән олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны һәм укуытучыларны  тәбрикләү кичәсен  төрле   биюләре белән баеттылар.  


saby.tatarstan.ru

Чалманарат мәктәбендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Укытучыларның барысы да актив катнашты. Алар яшь буенча төрле категорияләрдә үзләренең мөмкинлекләрен сынадылар. 60, 100 м га йөгерүдә Салахова Наиләгә тиңнәр булмады,  ә ату ярышында Гыйлметдинов Марат, Варина Гөлназлар беренчелекне бирмәде. Укытучылар сәламәт яшәү рәвешен алып баралар.


aktanysh.tatarstan.ru
Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында “Хезмәт һәм оборонага әзер бул бердәм декадасы 25 майга кадәр барачак.  Әлеге чара кысаларында бу көннәрдә район мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре, спорт – сәламәтләндерү чаралары уза.

nurlat.tatarstan.ru
Кичә Сарман аграр көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның «Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» компетенциясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы-2015» республика олимпиадасы узды.

sarmanovo.tatarstan.ru
Вакытыннан алда тавыш бирү буенча утырыш эшендә район башлыгы Владимир Козонков, район башлыгы урынбасары Галина Белова, Совет аппараты җитәкчесе Александр Белкин һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин катнаша.

alekseevskiy.tatarstan.ru
12 майда район һәм шәһәр белем бирү учреждениеләрендә экологиягә бәйле дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте. Балаларның район думасы активистлары әлеге бәйрәм турында мәгълүмат таратты.

leninogorsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International