Укытучы-остазлары белән бергәләп кырда эшләгән студентлар Апастан Ирек Хөснетдинов белән Шыгайдан Булат Мөхетдинов үзләренең яхшы белемле һәм әзерлекле булуларын расладылар. Көллиятнең сынау-тәҗрибә кырларында чәчүне төгәлләгәч, егәрлекле “Нью Холланд” чәчү комплексы фермерлар, район хуҗалыклары, агрофирма бүлекчәләренә булышачак. Тәҗрибәле мезанизатор Хамис Абделвәлиев аның белән ел да 2-4әр мең гектарда җир әзерли, чәчә.
– Яшьләрнең яңа төр техникада яратып эшләвенә мин бик шат, безгә бер дигән алмаш үсә, – ди остаз-игенче.
11 май көнне Киров балалар бакчасы, Киров урта мәктәбе, Олыимән башлангыч мәктәбе һәм Олыимән балалар бакчасы коллективы ГТО нормасы тапшырдылар. 500 граммлы граната ату, 10 метрдан ату, 60 метрга йөгерү, 2 километрга йөгерү буенча спорт ярышлары уздырылды. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бик актив катнаштылар. Сәламәтлеккә битараф булмыйк!