ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Мәгариф бүлеге" МУ базасында инглиз теле укытучыларының семинары узды.

cheremshan.tatarstan.ru
Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау тулысынча тәмамланган, күпьеллык үләннәрне тырмалау Ленин исемендәге хуҗалыкта гына калган, уҗым культураларын тырмалау ахырына якынлаша.

kamskoye-ustye.tatarstan.ru

    9 май көнне Биклән мәдәният йортында Җиңү бәйрәменә багышланган Зур концерт булды. Ул ветераннар, укытучылар, тэрбиячелэр һәм авыл үзешчәннәре катнашындагы хор белән башланып китте. Берсеннән-берсе матур патриотик җырлар беркемне дә битараф калдырмады.  Концертны эзлекле һәм соклангыч итеп укучылар: Азат Ахметзянов белән Айсылу              Хәсәнова  алып барды. “Шатлык” бию коллективының кыз- егетләре (җитәкчесе – Насырова А.С) берсеннән-берсе матур биюләр тәкъдим иттеләр. 


tukay.tatarstan.ru
http://tatmedia.ru/legends/24/ ссылкасы буенча кереп, газетыбыз өчен тавыш бирсәгез иде.
Анда шулай ук “Заман сулышы” ның тарихы, уңышлары белән таныша аласыз.

leninogorsk.tatarstan.ru
Экспертлар фикере: ягулык салу станцияләрендә кулланучыларның хокукы

tetushi.tatarstan.ru
“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” - данлыклы Мөхлисә Бубыйның әлеге канатлы сүзләре татар хатын-кызларын Казанга җыячак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

vysokaya-gora.tatarstan.ru
Хисмәт абый инде олыгайгач та кәгазь битенә язган хәрефләрен энҗе бөртеге кебек матур итеп төзеп, фикерләрен һәркемне инандырырлык төпле итеп яза иде. Җае чыкканда, редакциягә дә килә, бик җайлап сөйләшә иде. Без аны сугыш ветераны буларак та, авыл хәбәрчесе буларак та яхшы хәтерлибез. Бу язманы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм район газетасының 80 еллыгы уңаеннан Хисмәт абый Һидиятуллин истәлегенә багышлыйбыз.

vysokaya-gora.tatarstan.ru
Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында “Җиңү җырлары” дип исемләнгән студентлар хорлары фестиваленең финал бәйрәме узды. Анда Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге хоры да чыгыш ясады.

buinsk.tatarstan.ru
16 майда, Халыкара музейлар көне уңаеннан Буаның туган якны өйрәнү музеенда 16дан 21 сәгатькәчә “Ачык ишекләр көне” уза. Сез кичке музейда якташыбыз, Чабаксар сәнгать мәктәбе укытучысы, Чуашстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Васил Заһретдиновның картиналары күргәзмәсен һәм Җиңүнең 70 елллыгына карата видеоматериаллар белән экспозицияне карый аласыз. Керү түләүсез.

buinsk.tatarstan.ru
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”  хезмәткәрләре “Преодоление”клубы әгъзалары һәм аларның ата – аналары өчен халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.

buinsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International