ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Шәһәр хакимияте бинасында Бөгелмә районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмит итү буенча утырыш узды. Быел безнең шәһәр юлларында иминлек һәм культураны саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылды: чокыр ремонты ясадылар, үзәк урамнарда тоташ асфальт түшәделәр, чикләү билгеләре куйдылар, урам чатларына заманча светофор урнаштырдылар. Шулай булуга карамастан безнең районда агымдагы елның тугыз ае эчендә 77 юл транспорт хәләкәте теркәлгән, 105 кеше зыян күргән.


bugulma.tatarstan.ru
Үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Урыссу укучылары өчен Сергей Есенин тууының 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

jutaza.tatarstan.ru

Мәдәният һәм ял паркы ачылу тантанасы 


novosheshminsk.tatarstan.ru
Һәр авылда диярлек ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы төзелде

aznakayevo.tatarstan.ru

Авыл хезмәтчәннәре шәһәр халкына үз куллары белән җитештергән азык-төлекне рәхәтләнеп сата. Көзге ярминкәләрне ике атнага бер тапкыр оештыралар. Чираттагысы бу атнада булыр дип көтелә. Сәүдә итү өчен авыл хезмәтчәннәренә  ике мәйданчыкта урын биргәннәр: Үзәк мәйданда һәм Чайковский урамының 6нчы йорты каршында.    


bugulma.tatarstan.ru
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уды. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты
Спартакиада спортның җиңел атлетика эстафетасы, йөгерү, озынлыкка сикерү, бадминтон, армрестлинг һәм аркан тарту төрләре, пневматик мылтыктан ату буенча узды

tukay.tatarstan.ru
Судан кала, уттан калмый, дип әйтә халык. Бу сүзләрдә дөреслек булуын Миназовлар гаиләсе ишетеп кенә белми. Бәла көтмәгәндә килә. Дөрләп янган сарайдан янгын торак йортка күчә. Ата-ана йортыннан бары стеналар утырып кала.Туганнар, дуслар, Карабаш халкы гаиләгә ярдәм кулы суза, тик тамчыдан диңгез җыелмый. Ә борын төбендә  салкын кыш. Хөкемәттән нинди дә булса матди ярдәм булмасмы, дип Илфат Миназов 33нче Төньяк-көнчыгыш бермандатлы сайлау округы депутаты Ирек Салихов белән очрашуга килгән.

bugulma.tatarstan.ru

Дөнья чемпионаты призеры Нәфис Хаҗиев: «Уңышка ирешү өчен башта җиңелергә дә туры килде»


tukay.tatarstan.ru

Коррупция билгеләре турында хәбәр итү өчен ыша­ныч телефоннарын тәкъдим итәбез. 


menzelinsk.tatarstan.ru

 Әнә шундый девиз астында Алабуга шәһәрендә  дзюдо буенча IV ачык турнир булып үтте. Ярышның исеме дә җисеменә туры килгән:  “Уңышка илтә торган сыгылма юл”  («Гибкий путь к успеху»). Турнирда 2002-2004 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышта Россия һәм Татарстан Республикасының 16 командасыннан 300 якын спортчы көч сынап карады.


bugulma.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International