Узган ел Мәскәүдә ВДНХда үткән «Алтын көз — 2014» конкурсында «Кызыл юл» хуҗалыгының ике сыеры катнашкан иде. Берсе аннан көмеш медаль белән кайтты. Быелгы конкурска Татарстан данын яклап, «Кызыл юл»лылар тагын ике сыер алып барды.
Сыерлар хуҗалыкның баш ветеринария табибы Алексей Кириллов озатуында, шофер Раил Ибраһимов «КамАЗ»ында сәяхәт иттеләр. Сыерларның икесе дә аренада үзләрен бик матур тотканнар. «Пицца» кушаматлысы алтын медальгә лаек булган. «Бинго»га да югары бәя бирелгән. Без моңа бөтен коллектив белән сыерларны ел дәвамында әзерләп ирештек, бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе, ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова.
Мондый конкурсларда җиңү безнең Балтач районының гына түгел, Татарстанның авыл хуҗалыгын да башка төбәкләрдә танытуга ярдәм итә. Нәкъ менә шуның белән дә юлга киткән чыгымнар үзен икеләтә аклый.
Ата-аналар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм шактый файдалы мәгълумат алдылар
Әлеге генә Балтач районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренеӊ бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән билгеләп үттеләр. Әмма бу өлкәдә көндәлек туып торган мәсьәләләр бәйрәмнәргә карамый һәм аларныӊ чишелеше һәрбер тармакта хезмәт куючылардан даими һәм максатчан эш тәлап итә.
Хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек тармагы өчен җавап бирүче белгечләр катнашында районныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясарга «Якты юл» хуҗалыгы сайлап алынган иде. Район үзәгеннән иӊ читтә урнашкан бу хуҗалыкныӊ терлекчелек тармагындагы эшләрен урында күрергә мөмкинлек туды. Куныр авылында урнашкан терлекчелек торакларыныӊ кышкы чорга әзерлеге, мөмкинлектән чыгып, аларны заманча үзгәртү, терлекчеләр өчен эш шартларын яхшырту, гомүмән, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру буенча билгеле эш башкарылган. Ферма тирәләрен чистарту, басуларга органик ашлама чыгару барышы да җитәкчеләрнеӊ күз алдында барды. Терлекләрне балансланган рацион белән ашату, һәр савым сыерыныӊ мөмкинлекләрен белү һәм аныӊ азыкка булган ихтыяҗын тулыландыру мәсьәләләре каралды.