ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев булачак эшкәртү предприятиесе нигезенә символик капсула салдылар. Төзелеш башлану тантанасы җиденче октябрьдә булды.

laishevo.tatarstan.ru

Яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе җиңүчеләре – Иске Абдулдан Әхтәмовлар


tukay.tatarstan.ru
Лаешның интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт - вакытны файдалы үткәрү генә түгел. Ул аларны үз-үзләрен җиңәргә, аякларында нык басып торырга һәм җиңүгә ышанырга өйрәтә.

laishevo.tatarstan.ru
Минзәлә педаго­гия көллиятендә татар теленә өйрәнү буенча 19 октябрьдән практик курслар эшли башлый. 

menzelinsk.tatarstan.ru

14 - 17 октябрьдә Алабуга шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча  XIII Бөтенроссия турниры булып узды


novosheshminsk.tatarstan.ru

Күзкәй китапханәсендә көзге байлыкка-уңышка багышлап "Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?" дигән чара узды. Чара башланганчы яңа китаплар белән танышу, фикер алышу бик җанлы булды. Супер - китап дип "Туфан Миңнуллин" аталды.


tukay.tatarstan.ru

Иркәнәш башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылар өчен көтеп алынган кунак түгел, ә үз кеше Равил Миңнехуҗин. 


menzelinsk.tatarstan.ru
16 окябрь  көнне  п. Новый мәктәбенең утырышлар залында "Тормышны сайла!" дигән  тематик чара узды.

tukay.tatarstan.ru
17 октябрь Кычытканлы һәм тирә-күрше авыллар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты белән истә калды.
Авыл мәдәният йорты түбәсе яңартылган, клуб эчендә косметик ремонт ясалган, инде менә авылдашлары төп иганәче–якташлары Фәрит Нәбиуллинның янә бер бүләге–концерт карап рухи ял алдылар.

nurlat.tatarstan.ru
Юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә ныгыту, урамда һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру максатыннан үзәк балалар китапханәсендә “ Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән әңгәмә үткәрде. Юл йөрү кагыйдәләре турында балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International