ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт. Табигый материалларның күптөрлелеге, балаларга иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Балалар бакчада гына түгел, өйдә әти-әниләре белән бергәлектә дә эшли алалар. Шәтке балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәлектә, көзге нигъмәтләрдән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең эшләрен җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән  ясаганнар иде. Балаларыбызга бу конкурс бик ошады,барлык әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткереп ,алга таба да бергә,бердәм булып эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.


tulachi.tatarstan.ru

Иртәгә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, бу чорда республикада явым-төшем, шулай ук буран булуы көтелә, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Бөгелмәдә шулай ук карлы-буран, төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил. 20 октябрьдә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә температура  2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.


bugulma.tatarstan.ru

Татарстан Республикасында  минималь хезмәт хакы турында Килешү


novosheshminsk.tatarstan.ru
17 нче октябрь көнне Иштуган урта гомумбелем мәктәбе укучылары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә сәяхәт иттеләр. 

saby.tatarstan.ru
Кыр-Каентүбә авыл клубында "Сөмбеләнең серле төеннәре"дип аталган бәйрәм узды.

aktanysh.tatarstan.ru
21 октябрьдә утырышлар уздырыла

aznakayevo.tatarstan.ru
Бәтке  авылында  яшәүче Ивыгина Анна    Илларионовнага  90 яшь тулды, шул уңайдан юбилярны котларга  район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова  килде. Ул юбилярга РФсе президентыннан   котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән     истәлеклле бүләк , хуш исле чәчәк бәйләмнәре  тапшырды

tukay.tatarstan.ru
Республика буенча җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк

aktanysh.tatarstan.ru
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында безнең район педагоглары егерме дүрт команда арасында җиденче урынны яулаганнар.

cheremshan.tatarstan.ru
Ел саен кышка керер алдыннан бакча-парклар, скверлар, яшел зоналар, кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, ишегаллары һәм башка территорияләр тәртипкә китерелә

aznakayevo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International