ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген, 1 декабрь көнне, Урюм авылының урта белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләнеп үтте


tetushi.tatarstan.ru

Шул кысаларда райондагы барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкны кабул итү оештырылды. Олы Мәтәскә авыл җирлегендә халыкны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Садриев Камил Гайнетдинович кабул итте.


tulachi.tatarstan.ru

1 декабрь көнне район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре Туңгыльҗа һәм Әхмәт авылларында хәрәкәтләре чикләнгән балалар өчен өйләренә барып концерт куйдылар. Алар Игнатьев һәм Васильевлар гаиләсен матур җырлар, бүләкләр белән шатландырдылар. Балалар көтелмәстән килгән кунакларга үзләренең сөенүләрен яшермәделәр һәм рәхмәт яудырдылар.


zainsk.tatarstan.ru

Бу кичәгә иң күп китап укучы әниләр чакырылды. Әниләрне бәйрәм белән китапханәче Альбина Рахматуллина  котлады. Балалар әниләр хөрмәтенә үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан  “Ана назы җирдә мәңгелек” дигән  темага оештырылган күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Кичәбез ахырында  халкыбызның милли ризыклары белән бергәләп чәй эчтек.


tulachi.tatarstan.ru

1 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге гражданнарны Бердәм кабул итү көне үткәрде


kaybici.tatarstan.ru

Баландыш авыл китапханәсендә “Әниләр-алтын кебекләр” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Китапханәче Миләүшә Нәҗипова әлеге бәйрәмнең төп асылын аңлатты. Кызлар-булачак әниләр, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, һәркайсы үзенең әнисе турында матур итеп сөйләп күрсәтте.


tulachi.tatarstan.ru

Әниләр көне-гаҗәеп, күркәм, гүзәл һәм олуг бәйрәм. Дөньялыкның яшәешен дәвам итәрлек сихри көчкә ия булган, безгә тормыш бүләк иткән, газизләрдән-газиз әнкәйләребезнең бәйрәм көне. Шул уңайдан, 27 ноябрь  көнне Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә  “Галәмнәрнең иң зур байлыгыннан өстен тора әни назлары” исемле тематик кичә уздырылды. Кичәбез кунаклары бөтен конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен әниләр турындагы мәкаль һәм җыр конкурслары, викторина әзерләнде. Әниләр шулай ук китап һәм журналлар белән дә таныштылар. Аларга «Син шуны һичкайчан онытма, дөньяны әниләр йөрәге җылыта» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.


tulachi.tatarstan.ru

Барысы 11 өченчегруппагакергән авылҗирлекләре командаларыкатнашты. Теләче районы командасы 1 урынныяулады. Яшьләрэшләре, спорт һәм туризм булегеҗитәкчесе иңяхшыһөҗүмчеисеменәиябулды. 2 урында – Биектау, 3 урында- Чүрәле районы командалары.


tulachi.tatarstan.ru

Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 28 нче ноябрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә,   “Илгә матурлык җиргә батырлыкны, сез бирәсез газиз Әниләр”-дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әниләр арасында “Башваткыч” уены үткәрелде. Китапханәдә "Ана - бөек исем"-дигән китап күргәзмәсе куелды.


tulachi.tatarstan.ru

5 декабрь, шимбә көнне, Нурлатта Инвалидлар ункөнлегенә багышлап  чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Оештыручылар ярминкәдә киң ассортимент, концерт программасы һәм кайнар чәй вәгъдә итә. Ул гадәттәгечә иртәнге 7дән Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә эшләячәк.


nurlat.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International