Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә “Бердәм Россиянең яшь гвардия” җирле бүлеге һәм Бөгелмәнең сәламәтлек идарәсе студентлар өчен шәһәр поликлиникасында семинар үткәрде. Алар ВИЧ-инфекция авыруы һәм аның таралуын туктату турында сөйләштеләр. Инфекция табибы В.Әхмәтова “21 гасыр чумасы”ның тарихы, профилактика чаралары турында бәян итте. Әлеге чир буенча Бөгелмә муниципаль районы Татарстанда беренче урында. Эпидемия 2009 елда башланды. 1874 кеше ВИЧ-инфекция йөртә. Учетта 870е тора. ВИЧтан инде 450 бөгелмәле үлгән.
Узган җомгада “Таң” хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
“Татавтодор” оешмасы районыбызның күп кенә авылларын асфальтлы итеп, халыкны үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан әкренләп арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарырга мөмкинлекләр бирә. Ә 2015 ел Чалманарат авылына чын мәгънәсендә бәхет китерде: биредә асфальт юл салынды, авыл эчендәге күпер ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды.
Бүген, Олы Тормы авылының Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Мәдәният йорты директоры һәм алып баручы китапханәче балачактан ук инвалид булган Рәфидә Миңнуловна өчен бәйрәм әзерләделәр
Мәдәният йортларында тамашачылар артистларның чыгышын яратып кабул иттелэр.
Иске Чокалыда Әниләр көненә концерт-тамаша узды