ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Кышкы спартакиадада канат тарту буенча Зөбәер мәктәбе командасы 2 нче урынны алды.Котлыйбыз!


aktanysh.tatarstan.ru

Тихоново мәдәният йорты тарафыннан оештырылган Яңа ел чарасында күңелле җырлар яңгырады һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Авылдашларын җирле үзидарә рәисе А.М. Карманова котлады,үзешчәннәр тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы үтте.Кыш бабай белән Кар кызының һәм яңа ел символы Маймыл чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.


mendeleevsk.tatarstan.ru

9 гыйнвар көнне Кече Шәмәк авылының Мәдәният йортында православие динендәге бәйрәм узды "Якты Раштуа"


tetushi.tatarstan.ru

Биклән мәктәбенең 4 укучысы инновацион гомуми белем бирү учреждениесе  - Иннополиста робототехника   буенча бөтенроссия олимпиадасына әзерлек  буенча Кышкы мәктәптә катнаштылар


tukay.tatarstan.ru

Унынчы январь көнне  “Восток “ мәдәни ял итү узәгендә яраткан, хөрмәтле ветераннарыбыз белән “Раштуа кичәләре”  узды.


chistopol.tatarstan.ru

Чаңгы ярышында Түбән Кама, Зәй, Октябрьский, Ырынбур, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм М.Җәлил бистәсеннән 50гә якын спортчы катнашты. Ярыш ике этапта үтте – квалификация һәм финал. Җиңүчеләргә 1,5 дистанцияне классик стиль белән аерым старттан максималь тиз вакыт эчендә үтәргә туры килде. Нәтиҗәдә чаңгы ярышында җиңүне Россия спорт мастеры, ТР яшьләр җыелма командасы әгъзасы, Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашучы – Виктор Ермилин ( Спасс районы) яулады. Көмешкә 2015ел Универсиадасында җиңүче Артем Николаев (Тәтеш районы) лаек булды. Бронза – Казан шәһәре җыелма командасының әгъзасы Марсель Хайровта.     


bugulma.tatarstan.ru

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә оештырган “Галстуклылар иле” профиль сменасы эшчәнлегендә Бәтке мәктәбе укучысы Пасмурова Аделина да катнашты. 


tukay.tatarstan.ru

 Иске Куак авылында килеп чыккан фаҗигага бәйле рәвештә, иртәгә - 12 гыйнварда Лениногорск муниципаль районында матәм көне игълан ителде.


leninogorsk.tatarstan.ru

Район  буенча узган  "Кышкы  фантазия-2016"кар сыннарына нәтиҗә ясалды.


tukay.tatarstan.ru

Жуково авылында сәламәтлек бәйрәме үткәрелде


tetushi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International