Бүген район Башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә, агымдагы сораулар һәм киләчәккә мәсьәләләр кую буенча, район Советы Аппараты һәм Башкарма комитетының көндәлек киңәшмәсе узды
Бүген мәктәптә 9 класс укучыларының ата- аналар җыелышы булды. Җыелышта укытучылар ата- аналарны 9 класс укучылары бирәсе имтиханнарга тәлапләр, эшләп караган эшләрнең нәтиҗәләре һәм имтиханга әзерләнергә мөмкин булган чыганаклар белән таныштырдылар.
Бүген мәктәптә башлангыч класс укытучысы Салихова Гүзәлия Гавис кызы 3 класс укучылары белән “Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәсәл серләренә төшенәбез” темасына әдәби укудан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес ФГОС тәлапләренә туры килә, җитди һәм эшлекле итеп оештырылган иде.
Мәктәптә "Йолдызлык-2016" конкурс-фестиваленың сайлап алу туры уздырылды. Җиңүчеләр район этабына әзерлек эше алып баралар. Укучыларга иҗади уңышлар телибез!
1-6 февральга кадәр мәктәптә химия атналыгы игълан ителде. Атналык дәвамында түбәндәге чаралар үткәрү планлаштырыла: презентацияләр конкурсы, викторина сорауларына җаваплар, химиядән эшләп карау имтиханы, КВН һ.б.
Февраль ае мәктәптә Хәрби патриотик айлык дип игълан ителде. Атналык линейкада мәктәпнең ТИН һәм физкультура укытучысы Хабибуллин А.Д. шушы айлык дәвамында үтәчәк чаралар планы белән таныштырды. ГТО нормаларын тапшыру, укучылар спартакиадасы, "Җиңү салюты", биатлон, көчлелеләр узышында актив катнашырга чакырды.
2 февраль көнне Район мәдәният йортында Октябрь авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.
"Ел укытучысы- 2016" конкурсының муниципаль этабына башлангыч класс укытучысы Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы , "Ел класс җитәкчесе -2016" конкурсының муниципаль этабында Мирзаянова Рәмилә Мөхәмәтнур кызы катнаша. Аларга иҗади уңышлар телибез!
Барлык класс җиткәчеләре дә балаларның гаиләләрендә булды. 25-30 гыйнварга кадәр график нигезендә һәр класс укучыларының ата-аналары өчен родительский всеобуч уздырылды. Ата-аналар һәр чор баланың психологик үзенчәлекләре, проблемалы яшүсмерләргә тәрбия бирү, гаиләдә аралашу үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Мәгариф һәм фән министрлыгының РОСТОК үзәге тарафыннан әзерләнгән "Балалар арасында суицидны булдырмау юллары" темасына буклет һәм памятка-киңәшләр таратылды.
2 нче февральдә район башлыгы М.Зиатдинов Татарстан премьер-министры катнашында узган Җир һәм мөлкәт Министрлыгы коллегиясендә булып кайтты.