10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Белем бирү. Карьера” 16нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырылачак. Күргәзмә эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70тән артык белем бирү учреждениесе катнашырга җыена.
Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышы узды. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар хакындагы доклад белән чыгыш ясады.
«Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү турында федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау хакында» Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә агрономнар бергәлеге ветеран-агроном Әнәс Бәшировны 75 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар.
Спорт мәктәбе шәфкать туташы Әхмәтҗанова Л.Р. хоккей группасында шөгыльләнүче егетләргә медицина тикшерүе үткәрде...
Иннополис Университеттында бөтенроссиякүләм информатика буенча мәктәп укучылары арасында олимпиаданың региональ этабы узы. Ярышларда 9-11 сыйныфлардан 107 укучы катнашты.
Республикада язма корреспонденция саны соңгы 10 ел эчендә 2,6 тапкыр арткан. 2006 елда язма корреспонденция саны 11,3 млн булса, 2015 елда ул 29,5 млн тәшъкил итә.
2 февральдә Россиядә фашист илбасарларын Сталинград сугышында җиңгән көн билгеләп үтелә. Сталинград сугышы тарихка иң канкойгыч сугыш буларак кереп калган. Шәһәрне дошманнардан саклаганда, 700 совет солдаты һәм офицеры вафат булган. Данёщм хцрмщт геройларга.
Основная цель Форума - создание условий для обсуждения широкого круга вопросов молодежи Республики Татарстан, а также для представления, обсуждения, оценки и продвижения социально значимых, инновационных и общественно полезных идей и проектов талантливой молодежи