Түбән Кама шәһәрендә 1998-1999 елларда туган юниорлар арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге үтте. Ярышта республиканың 12 шәһәреннән 80гә якын спортчы катнашты. Яхшы нәтиҗәләргә бөгелмәле Илдар Котлыбаев иреште. Илдар “Е.А. Тимерҗанов ис. “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү автоном учреждениесендә тәрбияләнә. Аны ярышка әтисе – Марат Котлыбаев әзерли. Үз авырлык категориясендә ул көндәшләрен җиңеп финалга чыга. Ә менә соңгы бәрелеште бирешә һәм турнирның көмеш призына ия була. Шул рәвешле Илдар бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә юллама ала. Ярыш май аенда Әлмәт шәһәрендә үтәчәк.
2016 елда дөньяга аваз салган 100нче баланы һәм аның әнисен Бөгелмә бала тудыру йортыннан чыгардылар. “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе бәхетле гаиләгә акча сертификаты бүләк итте. Нәни Марк бик кечкенә һәм ул үзенең бала тудыру йорты тарихына килеп керүен әле аңламый. Әтисе Денис һәм әнисе Анна Салиховлар уллары бераз үскәч, аңа бу сөенечле вакыйга хакында сөйләргә вәгъдә итте. “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең бала тудыру йорты акушеркасы Светлана Петрова ата-анага бала бәхете теләде, ә әни кешегә – бала тудыру йортына юлны онытмаска киңәш итте.
Газета укучылар еш кына кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахованың җавап бирүен үтендек.
3 февральдән район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәһәрлеләр белән очраша башлый. Алар, гадәттәгечә, шул микрорайондагы мәктәптә уза, халык белән очрашуга шәһәрдәге төрле хезмәт вәкилләре катнашачак.
2 февраль көнне Район мәдәният йортында Октябрь авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты булачак.
Быел Россиянең Ауропа өлешендә февральнең беренче яртысы аномаль рәвештә җылы булачак, шул исәптән - Татарстанда да. Россия Гидрометеорология үзәге хәбәренчә, быел февраль башында һава температурасы нормадан 10-18 градуска югарырак булачак. Россиянең Ауропа өлешендә төнлә якынча 0 градус, көндезләрен 0дән 5 градуска кадәр җылытачак. Бу хәлне көчле атлантик циклон тудыра. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2 февральдә, җепшек кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана. Республикада төнге сәгатьләрдә көчле җил чыгарга мөмкин. Көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 1-6 градус салкын, көндез исә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. 3 февральгә каршы төндә 9 градуска кадәр салкынайта дип фаразлый синоптиклар. 12 берәмлек техника шәһәрнең Югары поселок, Кирпеч заводы районнарында һәм СУ-2 районнарында урам юлларын чистарту белән мәшгуль. Беренче чиратта, пассажирларга хезмәт күрсәтүче автобус маршрутлары булган, транспорт хәрәкәте зур һәм үзәк урамнарга өстенлек бирелә.
Яшел Үзәндә үткән татар-башкорт милли көрәше буенча республика турнирында тренерлар Илнур Гарипов һәм Фәрит Гаязов тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар легендар көрәшче, СССРның спорт мастеры Диләр Хәлиловның 70 яшьлегенә багышланган. Аларда республиканың сигез районыннан 150 кеше катнашты. Лаешлы спортчылар үз авырлык категорияләрендә уңышлы төстә алда бардылар.
Хәерби урта мәктәбе укучысы Разил Исхаков икенче урын алды. Габишево мәктәбе укучылары Инсаф Вәлиев, Салават Вәлиев, Михаил Свидетелев бронза призерлар булды.