Максабаш авылы китапханәсендә “Туган ягым –Теләче” исеме астында, Теләче районына 25 ел тулуга багышлап күргәзмә төзелде. Шулай ук авылыбыздан чыккан күренекле кешеләрне барлап “Максабашым минем юл башым ” дип аталган стенд эшләнде.
Бу очрашуга шулай ук якташыбыз композитор Фәрит Хатыйпов та чакырылган иде. Очрашу җанлы әңгәмә формасында барды. Якташларыбыз белән бергәләп районның кабат торгызылуына 25 тулуын билгеләп үтүгә кагылышлы мәсьләләре каралды. Якташларыбыз үткәреләчәк мәдәни чаралар буенча анык фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Бүген хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләре белән атналык җыелыш узды
Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячеләре, үзләрендә тәрбияләнгән, хәзер инде мәктәптә укучы балалар, аларның әти-әниләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар. Аларның тәртипләре, укудагы уңышлары белән даими кызыксыналар,чөнки яңа стандартлар буенча балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эше даими алып барылырга тиеш.
Узган атнада тәрбияче Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна ,бу дәвамчылык эшен камилләштерү максатыннан,мәктәптә 1а (укытучы-Гөлшат Фаритовна) һәм 1б сыйныфларында (укытучы-Гүзәл Рифкатовна) булып кайтты.Ул анда үзе тәрбияләп чыгарган балалары катнашында дәресләр карады ,укытучылары , педагог-психолог белән балаларның үз-үзләрен тотышы һәм укулары турында сөйләште.
1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.
Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Шулай ук Әбде мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләр катнашында концерт программасы күрсәтелде.
Әлеге чара авыл җирлегендә эшләүче мәдәният учакларының иҗат төркемнәре катнашында концерт программасы белән башланды. Сәхнәдә «Мисолька», «Агыйдел» татар фольклор ансамбле чыгышы, һәм аерым башкаручыларның чыгышларын тамашачылар бик яратып карадылар.
25нче гыйнвар-Студентлар көне.Шушы көн уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә укучылар һәм студентлар арасында очрашу үтте.Очрашу кичәсе чын күңелдән сөйләшү белән башланып китте,КВН уены белән дәвам итте.”Татар яшьләре” һәм “Замана балалары” командалары үзара төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Үзләренең студент тормышларыннан күренешләр сәхнәләштерделәр, уку йортларына реклама ясадылар.Үзләренең укыткан укытучыларына рәхмәт белдерделәр.Мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары студентларның киңәшләрен тыңлап,фикер алыштылар.Очрашу кичәсенә спорт уеннары, музыкаль паузалар тагы да ямь өстәде.Бәйрәм флешмоб,күңелле биюләр белән йомгакланды.
3 февраль - ил күләмендә танылган күренекле әдип - авылдашыбыз Фатих Хөснинең туган көне билгеләп үтелә. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында һәр елны бу көнне якташыбызның туган көнен искә алабыз. Аның әсәрләрен олылар да, кечкенәләр дә бик яратып укыйлар. Бүген балалар бакчасында да бу көнне билгеләп үттек. Тәрбияче Сафиуллина И.А. балаларны авыл мәдәният клубында урнашкан Фатих Хөсни музеена алып барды.