Бүген район Башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә, агымдагы сораулар һәм киләчәккә мәсьәләләр кую буенча, район Советы Аппараты һәм Башкарма комитетының көндәлек киңәшмәсе узды
Россия Федерациясенең2015 елның 13 июленнән № 257-ФЗ “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында” законы һәм “Элемтә турында” РФ Федераль законы кысаларында “таттелеком” цифралы һәм аналог кабель телевиденияләрен телеканаллар тәртибен үзгрәтте.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстанда дәүләт, муниципаль һәм коммерция секторы эшчәнлеген автоматлаштыру өчен бик күп төрле мәгълүмати системалар файдаланыла. Мисал өчен, ведомствоара документлар әйләнеше системасында 25 миллионнан артык документ бар. ЗАГС системасында исә 12,5 миллион документ теркәлгән. Электрон системаның һәркайсы электрон документларны эшкәртә, кайберләрен вакытлыча, кайсыларын исә даими саклауга калдыра. Әмма бу документларны архивка тапшыру зарур. Хәзерге вакытта эшкәртелгән документлар кәгазьгә бастырыла, имзалана, аларга мөһер сугыла һәм кәгазь рәвешендә архивка тапшырыла.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм униципаль хезмәтләр Порталы аша 22 күпфункционал үзәккә язылып була.
Бәйрәмне алып баручы Гөлия Сафиуллина биш гасырлык шанлы тарихы булган, тирә-юньдә бабачылар авылы буларак дан казанган Кошман авылының үткәне белән таныштырды, шәҗәрә төшенчәсенә аңлатма биреп, аны төзү тәртибен аңлатты
Югары Ослан районы прокуратурасы ялган аракы сатканда тотылган 67 яшьлек А.Жуковны җинаять эше белән тотты.
Узган атнада Питрәчнең 1 нче мәктәбендә батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре һәм мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Алар Ленинград блокадасына багышланды.
Әтәс авыл китапханәсендә февраль ае - герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен пропагандалау айлыгы дип игълан ителде.