Аларны “Сәламәтлек” спартакиадасының чираттагы бәйгесендә ачыкладылар. Беренче көнне Наратлык урманындагы чаңгы юлына шәхси беренчелектә ярышучылар чыкты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километрда узыштылар.
Дөбъяз авылы китапханәсенең иң актив укучылары Дөбъяз авылында урнашкан “ Сахтиян” чигү фабрикасына экскурсия ясадылар. Экскурсиянең максаты- балаларның эчке тормышын тулыландыру, татар халкының мәдәнияты белән таныштыру. Балалар чигүчеләрнең эшләре белән кызыксындылар, үзләренең төрле сорауларына җаваплар алдылар.
Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы
26 нчы гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Марданова Әдилә Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучылар оешмасы һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү, камилләштерү” темасы астында узган семинарда катнашты. Семинар “Без сәламәт яшәү яклы” флешмобы белән башланып китте, аннан укучылар үзидарәсе лидеры гомуми линейка уздырды, балалар оешмасы Президенты балалар оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан башлангыч класс укучылары “Экологик суд” тәкъдим иттеләр, урта звено укучылары исә янгын сүндерүчеләр, волонтерлар, ЮИД, “Форпост” отрядларының эшчәнлеген күрсәттеләр. Соңыннан 8 баланы тәрбиягә алган Шәйхетдиновлар гаиләсе белән “Бәхет һәркемгә тиеш” презентациясе аша таныштырдылар. Киңәшмә “Сәламәтлек театры” чыгышы белән төгәлләнде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.
Район хуҗалыкларының механика остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре башланды. Чәчкеч агрегатлары, культиваторлар, тырмалар тулаем язгы чәчүгә әзер. 123 трактор ремонтланып беткән, бу барлык техниканың 37 проценты дигән сүз.
04 февраль конендэ «Сарман» кинотеатрында район авыл мэдэният йортлары хезмэткэрлэре очен язучылар берлеге эгъзэсе Захид Махмудинен «Эче балан» эсэренэ тошерелгэн, Х1 ботендонья моселман фестивале кинолары исемлегенэ кертелгэн, режиссеры Фэнис Камал булган «Жэза» кинофильмы курсэтелде.
Дөбъяз авылы китапханәсендә “Нарктотиксыз- тормыш” дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмзәдәге эдәбият һәрвакыт кулланышта -чөнки мәктәп укытучылырыда, мәдәният хезмәткәрләредә үзләренең эшләрендә төрле чаралар оештырганда кулланалар
Бүген бу “кара” датага 14 ел тулу уңаеннан полиция хезмәткәрләре, гадәттәгечә, шәһәрнең үзәк мәйданына килделәр.
"Ел укытучысы- 2016" конкурсының муниципаль этабына башлангыч класс укытучысы Зарипова Луиза катнаша. Аңа иҗади уңышлар телибез!
Салым түләүче декларация тапшыру башлана