ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

“Көнчыгыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы белән үтүче мәдәни–спорт чарасына чакыра. Ул 21 февральдә Арчаның бишенче гимназиясендә булачак.


arsk.tatarstan.ru

Кукмарада “Ел укытучысы – 2016” зона конкурсы булды. Әлеге конкурс республиканың 9 зонасында үтә.


arsk.tatarstan.ru

Бөгелмә төзелеш-техник көллияте  студентлары зур теләк белән өлкәннәргә ярдәм итә. Һәр ел 17 февральдә бөтендөнья яхшы гамәлләр кылу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан волонтер-студентлар: Татьяна Борисова, Елена Жуманова, Ольга Малышева һәм Андрей Чугунов Светлана Шипилова җитәкчелегендә Мелешко Вера Михайловна янына барып кайтты. Алар аның өен җыештырды һәм йорт алдын кардан чистартты.   


bugulma.tatarstan.ru

Менә инде 3 ел дәвамында Лаеш районының Травкино авылын янында дөяләр фермасы эшләп килә. Безнең яклар өчен сәер тоелган әлеге хайваннар монда 2013 елның июнендә төпләнде. Әлеге чор эчендә хуҗалык чын мәгънәсендә аякка басты. 


laishevo.tatarstan.ru

12-15 февральдә  “Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2007 елгы малайлар арасында алкалы хоккей буенча  “Батырлык Кубогы” турниры үтте.


nurlat.tatarstan.ru

Агымдагы елның 3 мартында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә (район Мәдәният йорты) халыкны кабул итәчәкләр.

 


spasskiy.tatarstan.ru

Күҗәкә авыл клубына теннис өстәле куелды.


aktanysh.tatarstan.ru

  Яңа Чишмә районы авылларында халык җыеннары тәмамланды


novosheshminsk.tatarstan.ru

Биектау район судына яңа хөкемдар (судья) тәкъдим ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары – әләмнәр алдында яңа хөкемдар Төхвәтуллин Илшат Илгизәр улы үзенең вазифаларын чиста намус һәм  гаделлек белән башкарырмын, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм  вөҗдан белән хөкем итәрмен,  дип тантаналы рәвештә ант итте.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

20 февраль, шимбә көнне, “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Пушкин ур., 46) Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Түләүсез юридик ярдәм көне оештырыла.


nurlat.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International