16 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында "Өмет" патриотик клубының беренче дәресе узды.
“Камский ” җитештерү кооперативы баш агрономы Ерохин Александр Александровичка "Татарстан Республикасы атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелде.
16нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында география укытучыларының “Фәнни-табигый үзгәртеп кору өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану тәҗрибәсе” темасы астында регионара семинары узды. Бу чарада ТР Актаныш районы һәм БР Чакмагыш районы укытучылары да катнашты. Килгән кунаклар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат туплап киттеләр.
Тукай муниципаль районының Совет аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Рәиса Рәүф кызы Мостафина “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.
Биектау районы Шәпше авылында узган "Ел хатын-кызы 2016" зона бәйгесендә Саба районы конкурсантлары уңышлы чыгып ясап, күбесе җиңүче булды. Әлеге тамашаны алар 20 февраль көнне район тамашачысына тәкъдим итә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 17 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явуы көтелә.
16 февраль көнне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Аңа барлыгы 12 кеше язылган иде.
15 февраль көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китапханәдә "Әфган ярасы һаман сызлый" дип исемләнгән күргәзмә куелды.