Турай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зиннәтуллина Резидә, укытучысы Зиннәтуллина Рәмзия җитәкчелегендә, Түбән Кама шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча укучыларның “Эйдос безопасности” (“Куркынычсыз тирәлек”) дип аталган 1 республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 3нче урын яулады.
Агымдагы елның 8-15 февраль көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында, район оешма-предприятияләр арасында баручы кышкы спартакиада кысаларында, бадминтон буенча район чемпионаты узды.
15-20 февраль көннәрендә кадет интернат-мәктәбендә инглиз теле атналыгы уза. Кичә инглиз телендә стенгазеталары конкурсы узды.
16 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Авзалов Р.А. Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 27 ел булуга багышланган чара үткәрде.
Миңгәр авыл клубында шигырь бәйгесе оештырылды.
Яңа Мичән авыл мәдәният авыл йортында тематик кичә үткәрелде.
Яңа Мичән авыл мәдәният йортында Тимершык һәм Миңгәр авылы үзешчәннәре көче белән "Исәнләшик әле җырлар аша” дип исемләнгән концерт куелды.
Сатыш авыл китапханәсе белән бергә мәдәният йорты хезмәткәрләре Шамил Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Килдебәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Үлемсез Җәлил” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр.