15 нче февраль – татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлиловның тууына 110 ел. Әлеге уңайдан Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Үлемсез Җәлил” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде.
Чирмешән районы прокуратурасы сәламәтлек саклауда закон бозуларны ачыклады.
15 февраль көнне Лесхоз авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре, М.Жәлилнең туган көне уңаеннан, "Без - Җәлил оныклары" - шигырь бәйрәме үткәрделәр.
14 февральдә район мәдәният йортында әфганчы-ветераннар һәм төрле сугышчан конфликтларда катнашкан егетләр җыелды.
Татарстанда 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, 1172,4 мең тонна сөт савылган, ягъниузган елга карата 104% тәшкил итә. Иң күп савым Татарстан Республикасының Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара муниципаль районнарында.
ООО «БарсЭлитСтрой» подряд оешмасы тарафыннан 4,9 млн сум лимит белән Клянчино авылында 50 урынлык авыл клубы төзелә.
15 февраль көнне Олы Тархан авылының китапханәсендә татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде
Бүген Нармонка авылының урта мәктәбе нигезендә математика укытучылары семинары узды
Бүген кинәт туган яхшылык көне - бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булыйк, дип әйтә “Яшь гвардиячеләр”. Аграр көллиятнең яшь гвардиячеләре Фетисова Елена Васильевнага ярдәм итте. Ул Ленинград блокадасын кичергән кеше. Аңа быел 92 яшь тула. Үз йорты белән яшәгән бөгелмәлегә, аеруча, кыш айларында ярдәм кирәк. Студентлар йорт ишекалларын кардан чистартты. Икенче төркем студент Волкова Анастасия Николаевнага ярдәм итте.