ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2016 ел
җомга

Эзмә мәдәният йортының "Моң" халык театры Олыяз мәдәният йортында Н.Гаетбаевның "Әстәгъфирулла" спектаклен күрсәтте.


saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән берлектә  кышкы табигатькә сәяхәт оештырдылар. 


saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында  кичәләр үткәрелде. 


saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән авыл мәдәният йортында “Таныштыра, кавыштыра аулак өй” дип исемләнгән кичә үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында “Җырлап үттем    данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма...” дип исемләнгән интеллектуаль уен  үткәрелде. 


saby.tatarstan.ru

Мишәбаш авыл мәдәният йортында "Муса Җәлил - балалар дусты" дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. 


saby.tatarstan.ru

17 февраль көнне Аккүз мәдәният йортында авыл үзешчәннәре  Найл Гаетбайның "Яучы Җихан, яки ничек кияүгә чыгарга" комедиясен сәхнәләштерде.


aktanysh.tatarstan.ru

19 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан Кадет мәктәбе укучылары белән "Тел ачкычы " исемле әдәби кичә үткәрелде.Китапханәче туган тел турында китаплар,  телнең килеп чыгу тарихы һәм бу көннең ни өчен бәйрәм ителүе турында сөйләде. Ә кадет укучылары исә яттан сәнгатьле итеп тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкарылды. Кичә укучыларга туган телгә карата мәхәббәт уяту, туган телнең бөеклеген аңлатуны максат итеп куйды.


aktanysh.tatarstan.ru

18 февраль көнне Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Һәвәскәр бакчачылар эш башлый" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Һәвәскәр бакчачылар белән  бергә әлеге мавыктыргыч һәм үзләре өчен файдалы эшкә әле тәҗрибәсе булмаган күп кенә яңа кешеләр дә алына бара. Хатын- кызларга тәкъдим ителгән әлеге дәрестә орлык сайлау, сатып алу,аларны зарарсызландыру, чәчү вакыты тәртипләре турында сөйләнелде, файдалы киңәшләр бирелде.


aktanysh.tatarstan.ru

 Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . 
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, 
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . 
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле, 
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме. 


aktanysh.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International