ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

19 февраль көнне Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасында Ватанны яклаучылар көнен билгеләп үттеләр


tetushi.tatarstan.ru

22 нче февраль көнне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп күләмендә кичә үткәрелде. Кичәгә кунак итеп барлык әтиләр дә чакырылды. Алар ике командага бүленеп КВН да көч сынаштылар. Әтиләргә укучылар көче белән  әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


aktanysh.tatarstan.ru

20 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан 6-8 класс укучылары катнашында КВН үткәрелде. Бәйгене татар теле һәм әдәбияты укутучысы З.Н.Әхмәтова оештырды.


aktanysh.tatarstan.ru

Төсле карандашлар, краска, фломастерлар белән ясалган рәсемнәрдә Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм мәхәббәт чагыла.


aktanysh.tatarstan.ru

Татар теле  укытучысы  Нургалиева Венера Нәҗиповна РФ Дәүләт думасы депутаты  И.И. Гыйльметдинов призына районда үткәрелгән чаңгы ярышында 1 нче урынны алып,  Мактау Грамотасы һәм акчалата премиягә ия булды.


aktanysh.tatarstan.ru

1 - 17 февраль көннәрендә Тәтеш шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумында волейбол уены буенча Беренчелек узды


tetushi.tatarstan.ru

"Парламент дәресе-2015" тә актив катнашып, 8 класс укучысы Миргалауов Рушанны әзерләгән өчен тарих укытучысы Шайхина Рушания апага район мәгариф идарәсе рәхмәт белдерде.Котлыйбыз!


aktanysh.tatarstan.ru

Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:


cheremshan.tatarstan.ru

20 февраль көнне Килдеш мәктәбендә «Зарница - 2016» уены узды


tetushi.tatarstan.ru

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, районыбыз китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелде. 


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International