2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче Ландыш Хәбир кызы укучыларны шушы уңайдан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, алар хакында сөйләде.Күргәззмәдә балалар яратып укый торган авторларның китаплары да урын алган иде.
Бу атна биология һәм экология атналыгы дип билгеләнде. Биология укытучысы Гөлнара Хәбир кызы укучыларыбызны атналык план белән таныштырды, һәм атналыкны йомгаклауда укучыларыбыз арасында иң яхшы кош оясын ясаучыны билгеләячәген җиткерде.
Габдулла Тукай тууына 130 ел булу уңаеннан, 1 "б" һәм 3 "б" сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Шәйхетдинова А.Р. һәм Сибгатуллина Л.Г. белән файдалы һәм тирән эчтәлекле стенд булдырдылар
– Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз туган телләренннән тыш рус, инглиз теле түгәрәкләрендә һәм шулай ук телләрне өйрәнүдә стимул бирә торган “Милли-мәдәни гореф-гадәтләр“ түгәрәгендә шөгыльләнәләр.
Укучыларда гражданлык-патриотик тәрбия бирү уңаеннан 1 апрель көнне Актаныш №1 мәктәбендә "Зарница" уенны булып узды. Әлеге уенда безнең мәктәп командасыда уңышлы гына катнашып кайтты.
4 март көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында эшлекле сөйләшү узды. Җыелышта уздырылган ОГЭ нәтиҗәләре һәм имтиханнарга алга таба әзерлекне оештыру турында уртага салып сөйләшенде. Укучылар да, ата-аналар да имтиханнарның ни дәрәҗәдә җитди икәнлегенә тагын бер кат инандылар һәм балаларны әзерләүдә укытучылар белән бергә эшләргә ышандырдылар.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районының Ч. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы татар гимназиясенең 1 а сыйныфы укучылары өчен, 3 Д форматында мультфильмнар карауны оештырды.
«НОСКОФФ» сәүдә маркасы “Мода һәм стиль. Казан – яз.” дип аталган җиңел промышленность товарлары күргәзмәсендә катнашты.
Бүген Ташкирмән урта мәктәбе катапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары балалар китаплары дөньясы буйлап сәяүәт кылды. Алар табышмакларны чиштеләр, рәсемнәр буенча кият геройларын таныдылар һәм “безнең әкияти геройлар” китап викторинасында катнаштылар. Бәйрәмнән алар буш кул белән китмәделәр, һәрберсе берәр китап алды. Әлеге чараны мәктәп китапханәчесе И.А.Киселев оештырды.
көн тәртибе: