ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Актаныш районы укучылары һәм укытучыларының 62 район туристик слеты


aktanysh.tatarstan.ru

Йомгаклау язма эшләре


aktanysh.tatarstan.ru

16 нчы майдан мәктәптә II-VIII классларда еллык йомгаклау контроль эшләре башлана. Ә 9 нчы класс укучыларыннан сынап карау имтиханнары алыначак. 


aktanysh.tatarstan.ru

Аккүз мәктәбенең мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы бакча эшләре бара. Мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә суган, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләрне чәчтеләр. Алга таба бәрәңге утырту күздә тотыла.


aktanysh.tatarstan.ru

12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә


tetushi.tatarstan.ru

Мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш вакыты. Укучылар кишер, чөгендер, суган, чәчәкләр утырту белән мәш киләләр.


aktanysh.tatarstan.ru

Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, эшчән егете, Рифат һәм Миңсылу Гыйльфановларның уртанчы уллары Рәзилне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Рәзил Кукмара аграр көллиятендә белем алды, ул - ярдәмчел, юмарт, тәртипле егет. 


kukmor.tatarstan.ru

11 май көнне 4 класслар өчен Бутенрәсәй тикшерү эшләре башланды. Бу көнне алар рус теленнән диктант яздылар. Аларга уңышлар телибез.


aktanysh.tatarstan.ru

Лаеш районы эшмәкәрләренең эш көне иртәнге аштан башланды, анда аларны район башлыгы Михаил Афанасьев чакырды. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар үзләренең көнкүреш проблемаларын сөйләде, планнары белән уртаклашты, киләчәккә бурычлар куйды, шулай ук алар сорауларын район башлыгына бирә алды. Әйтергә кирәк, иртәнге ашта Башкарма комитетның һәм җаваплы хакимият органнарының җитәкчеләре дә бар иде. Очрашуда гөмбә, җиләк, балык, синтетик каучук, медицина инструментлары, автомат капкалар җитәштерүчеләр, сәнәгать парклары резилдентлары һәм җитәкчеләре, консалтинг ширкәте җитәкчесе катнашты.

 


laishevo.tatarstan.ru

Көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелми дә кала. Милли бәйрәмебез – Сабан туе да якынлаша бит. Быел районкүләмендә ул гадәттәгедән бераз иртәрәк – 29 майда үтәчәк. Районыбыз авылларында 4 июнь көненә дип билгеләнгән.


leninogorsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International