Бөгелмәнең “Радуга” өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәһәрнең автомобильчеләре белән бергә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан акция оештырдылар. “Родар” һәм “Автопрятки”, “Вид Персона” такси хезмәте вәкилләре сугыш ветеранының тол хатыны Фетисова Елена Васильевнаны һәм тыл хезмәтчәне Сибгатуллина Роза Хәмидулла кызын бәйрәм белән тәбрикләделәр. Аларга бүләкләр тапшырдылар һәм мадти ярдәм күрсәттеләр.
Бу атанада язгы чәчү тәмаланачак. 12 майга 49 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Бу планга карата 97 процент тәшкил итә. Игенчеләребез соңгы гетарларда язгы бодай, шикәр чөгендере, күпеллык үлән, кукуруз чәчәләр.
11 нче май көнне 4 нче класс укучыларыннан Бөтенроссия тикшерү эшләре алу башланды.Алар рус теленнән диктант яздылар.Укучыларга уңышлар телибез.
Әлмәт медицина колледжында ветераннар өчен әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәнең шәрәфле кунаклары – фронтовиклар - Гәбдрәхимов Барый Вәгыйз улы, Идрисов Таһир Ильяс улы, Хәмидуллина Хәҗәр Әхмәтгалиевна әлеге бәйрәм тамашасыннан бик канәгать калдылар.
6 май көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.
7 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан узган республика чарасында Биклән мәктәбеннән 7 класс укучысы Алсу Фәрдиева һәм музей җитәкчесе Роза Әхмәтҗановада катнашты
Апаз урта мәктәбенең тарихы бик бай. Тарих эзләре буйлап китсәк, мәктәп белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе - Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы.
Кадет интернат мәктәбенең мәктәп яны участогында төрле эшләр алып барыла. 8 нче класслар сарымсак, суган, җиләк утырталар. Озакламый бәрәңге утырту була.