Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә торган конкурс укуларын үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Алар өч номинациядә узды.
Күҗәкә балалары табигать музее белән танышты.
Һәр елны яз һәм көз айларында Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу кичәсе үткәрү күркәм традициягә әйләнде.
Тормышта һәр укучы өчен соңгы кыңгырау зур роль уйный. Нәкъ менә ул укучыны олы тормыш юлына дәшә.
17 март көнне Актаныш мәктәпләрендә халыкара конкурс-уен "Кенгуру" узды.
25 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм Республика тест (БРТ) бирделәр. Кадет интернат-мәктәбеннән 13 кадет районда, ә 10 -мәктәптә имтихан тапшырды. Безнең мәктәп нәтиҗәләре: "5" - 7, "4" - 10, "3" - 5, "2"- 0, сыйфаты - 78%, өлгереш: 100 %.
19 майда Пионерия көне уңаенан Арча укучылар Сарае асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге чарада Арча районы мәктәпләреннән 7-18 яшьтәге укучылар катнашты. Конкурста урыннар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Рәсәйдә кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел , Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә!, пионерия көненә багышланган “Без һәрвакыт әзер!” номинациясе. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бик тиздән, ягъни 4 июньдә Питрәч наратлыгында традицион Сабантуй бәйрәме узачак.
Питрәч Җиңү паркында төрле оешма һәм учреждение хезмәткәрләре “Бөтенроссия агач утырту” акциясендә катнаштылар. Бу көнне Җиңү паркы территориясендә 80нән артык каен үсентесе утыртылды.
26 апрель көнне Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәм чарасы шагыйрьләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучыларның чыгышлары, җыр-моң белән үрелеп барды.