ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

22 июньдә районыбыздан 40 мөселман “Казан-Арена” спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты.


alkeevskiy.tatarstan.ru

Яфраказык әзерләргә район хезмәтләре белгечләре дә ярдәм итә


tukay.tatarstan.ru

Бөгелмә шәһәренең “Возрождение” тернәкләндерү үзәгендә балаларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, «Вставай, страна огромная!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Аның кысаларында балаларга сугыш турында документаль фильм күрсәттеләр. Соңыннан алар өчен спорт уеннары оештырдылар. Җитезлектә көч сынашкач, балалар культура һәм ял паркына килеп, “Хәтер” мемориалына чәчәкләр салдылар.      


bugulma.tatarstan.ru

Әлки ПМК “Мелиорация” ҖЧҖ генераль директоры Әнвәр Мәрдиевка “РФ Агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” билгесе тапшырылды.


alkeevskiy.tatarstan.ru

29 июньдә, 10.00-13.00 сәгатьләрдә, шәһәр хакимияте бинасында (Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамының 7нче йорты, 202нче кабинет) Татарстан Республикасы Президент идарәсе хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатьләре буенча күчмә кабул итүләр үткәрә. Сезне халык мөрәҗәгатьләре эше буенча идарә җитәкчесе Роза Килькеева кабул итәчәк.


bugulma.tatarstan.ru

«Гигант»та терлек азыгын ел ярымга җитәрлек итеп әзерләргә планлаштыралар

 


tukay.tatarstan.ru

Сэет  авылында "Хәтер шәме" акциясе узды


tukay.tatarstan.ru

Бүген, 23 июнь көнне, 20.00 сәгатьтә барыгызны да, район мәдәният йорты каршында үтәчәк “Зәлидә” биюләренә чакырып калабыз!


apastovo.tatarstan.ru

22 июнь-искә алу һәм фаҗига көнен Иске Зәйлеләр билгесез солдат хәйкәле янында билгеләп үттеләр. Анда сугыш афәтен кичергән зәйлеләр хөрмәтенә митинг һәм искә алу чарасы үтте. Чарада шәһәр җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешмалар, учреждение вәкилләре катнашты.


zainsk.tatarstan.ru

Яр Чаллы шәһәрендә Концерн CNH Industrial төзелеш, авыл хуҗалыгы,  транспорт өлкәсендәге белгечләр өчен  заманча укыту үзәге ачты.


tukay.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International