Хәтер хәм кайгы көненә багышланган чаралар «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үткәрелде.
Бүген Арча муниципаль районында Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар республикада туризм тармагын, авыл туризмын үстерү мәсьәләләрен карадылар һәм парламентның чираттагы уникенче утырышы булачак көн тәганләнде.
22 июнь көнне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итте.
-Район җитәкчелегенең халык белән эшләве күренеп тора. Кабул итүгә язылучыларның да сораулары киңәш алу формасында гына иде. Бу халыкны борчыган сорауларның үзвакытында өйрәнелеп, хәл ителүе нәтиҗәсе, - диде Ренат Тимерҗанов.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев халыкны печәнле итү мәсьәләсен фермерлар аша хәл итеп була дип белдерде.