ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чираттагы рейд “Чишмә “ хуҗалыгына ясалды.


almetyevsk.tatarstan.ru

Гимназистларның яңа ел каникуллары кызыклы үтә. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләр белән бергәләп балалар өчен күңелле чәй табыны оештырдылар.


laishevo.tatarstan.ru

Яңа ел алдыннан “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында бәхетле билетлар конкурсы узды, аларга йөзү бассейнына иң актив йөрүчеләр лаек булды. Яңа ел лотереясының җиңүчеләре: Ермолавева Л.А., Ширко Л.И.,  Германова Г.И.

Аларга бүләк абонементлар һәм йөзү өчен җыелмалар тапшырдылар.


laishevo.tatarstan.ru

Айбаш мәдәният йортында Бал-маскарад


vysokaya-gora.tatarstan.ru

"Кояш" Айбаш балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Айбаш урта мәктәбендә "Чыршы бәйрәме"


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Проект кысаларында 8 гыйнварда беренче кышкы күнегүләр узачак!


almetyevsk.tatarstan.ru

Ә Сез кышкы каникулларны ничек үткәрәсез? Без исә, стадионга кызыклы уеннар уйнарга бардык. Һәр көн балалар бакчалары коллективлары, балалар өчен бик кызыклы кышкы уеннар үткәрәләр. Менә бүген дә, Арчаның 10 һәм 11 балалар бакчалары, әкият геройлары белән берлектә, чана, чаңгы, тимераяк, качыш, хоккей һәм башка бик күп төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрделәр. Салкын һава торышы да, үз чиратында, бар кешегә гел хәрәкәттә булырга өндәп торды. 


arsk.tatarstan.ru

ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» биргән мәгълүматларга караганда, 18 сәгатьтән  4 январь көнне һәм 18 сәгатькә кадәр  5 январь көнне аязучан болытлы һава көтелә. Аз күләмдә кар, урыны белән буран, томан булырга мөмкин. Төнлә минималь температура 17-22 гр. суык, юлларда бозлавык.


almetyevsk.tatarstan.ru

2017 ел шугалакка йөрергә яратучылар өчен, өр яңа чара белән башланып китте. Соңгы арада яшьләр арасында интеллектуаль "Акыл-батл" уены белән танылган ТатАрча кичләр проекты барыбызныда "Арча-арена" боз сараена чакыра. 3 Гыйнвар көнне биредә "Шуабыз" акциясе старт алды. Акциянең асылы - Яңа ел маскарады. Теләгән хәркем, төрле маскалар киеп, яисә тулаем берәр персонаж булып киенеп тимераякта йөри ала. "Шуабыз" акциясен татар радиосы ди-джее, якташыбыз Рамиль Шарафиев алып барды. Күмәк шуу Татар радиосының соңгы популяр хитлары астында барды. Рамиль, Арча стадионында барган ТатАрча кыш бабайда кунакта бәйрәменә билетлар уйнатты. Акция, бөтен дөньяга танылган, "Маникен Челлендж" флешмобы белән төгәлләнде! Тулырак мәгълүмат инстаграм челтәренең @odms_arsk аккаунтында. Килегез, бергәләп "Шуабыз" !!!


arsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International