ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

  Биклән авылында Яңа ел бәйрәме куңелле узды. Бәйрәмгә чакырылган  Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев   сәхнә ветераны Рәшит ага Тимергалины 80 яшьлек  гомер бәйрәме белән котлады ,"Биклән"  ҖК  рәисе   Разиль Димухаметов  Рәшит абыйга  гармун бүләк итте.


tukay.tatarstan.ru

Иске Абдул авылында тамашага килгән иң өлкән кешегә әтәч бүләк иткәннәр


tukay.tatarstan.ru

Иске Дөреш авылында Яна елга багышланган «Яңа яуган кар өстенә – ак бәхетләр алып кил» дип исемләнгән  кичә булып узды. 


tukay.tatarstan.ru

  Иске Абдул авылының алтын куллы осталары ясаган искиткеч матур итеп ясалган, бизәлгән чанага утырып Кыш бабай килде.   Һәрбер йортка, ихатага туктап, авыл халкын Яңа 2017 ел белән котлап йөрде, әле алай гына да түгел, үз осталыкларын күрсәткәннәргә тәмле бүләкләр дә өләште. Искиткеч бәйрәм булды ул, диләр абдуллылар.  


tukay.tatarstan.ru

Чыршы бәйрәме Яңа Бүләк   китапханәсендә дә  узды 


tukay.tatarstan.ru

Кенәз  авыл җирлеге мәдәният йортында  Яңа ел тамашалары булып узды. 


tukay.tatarstan.ru

Кенәз авыл җирлеген мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы  белән берлектә Яңа ел   котлавы белән терлекчелек фермасында булдылар,анда эшләүче хезмәткәрләргә үзләренең матур җырлары бүләк иттеләр


tukay.tatarstan.ru

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне  якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм!


almetyevsk.tatarstan.ru
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.

aktanysh.tatarstan.ru

Иганәчеләрнең юмартлыгы, үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең талантлы чыгышлары һәм, иң мөһиме, тамашычаларның күплеге Иркәнәштә Яңа ел кичәсен җылы атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәмне клуб хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды һәм алып барды. Тамашачыларның күңеленә хуш килерлек чараларга бай булды кичә. Миләүшә Мингазова, Чулпан Мирзаянова, Вәсилә Мөҗиповадан торган трионың бәйрәм сценкасы күрсәтүе, Фәридә Мингазованың “Бас әле станокка” җырын башкаруы  уңай тәэсир калдырды.


menzelinsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International