«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы"Яшәү матур!" дигән программа кысаларында Новый поселогы мәктәбенең 8-10 класс укучылары белән "Үзеңне аңла!" дигән Тренинг уздырды.
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Теләнче- Тамак терләкләндерү мәктәбенең 8-10 класс укучылары кызлары белән "кызлар арасындагы яшь үзенчәлеге" дигән темага очрашу уздырды
Бәйрәмнең беренче өлешендә гимназиянең Гөлфия Сәфәргалиева җитәкчелегендәге "Алтын битлек" театр төркеме куйган Яңа ел әкияте күрсәтелде. Икенче өлеш фойеда төрле кызыклы ярышлар, уеннар белән дәвам итте.
Вахит мәдәният йортында балалар өчен язучы Роберт Миннуллинның иҗаты һәм аның тормыш юлы белән танышу кичәсе үткәрелде. Әлеге чаралар балаларда әдәбиятка, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Атлас Булатов исемендәге паркта мөселманнар арасында кышкы уен төрләре буенча спартакиада үтте. Анда катнашучылар канат тарту, чаңгы ярышында үзләрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
16 нчы гыйнвар көнне Ф.Карими музеенда 3 нче сыйныф укучылары өчен «Иске Яңа ел белән дуслар» дип исемләнгән чара уздырылды.
Татарстанның Росреестр идарәсе хәбәр итә: җир биләмәләре хуҗаларының хокуклары гына түгел, бурылары да бар. Җир участокларын куллану законнары үтәлешен Росреестр идарәсе тикшерә башлый.
Нырты клубында КВН уеннарының сайлап алу туры үтте, дип яза “Наш Кукмор”. Бәйгедә Түбән Үрәс, Нырты, Ятмас Дусай, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Өркеш авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты.
2017 нче елның 16 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елден-ел уздырылып килә һәм анда катнашу мөмкинчелеген балалар чират буенча билгеләнелеп алалар. Һәр яңа ел бу бәхетле мизгелләрне яңа балага бүләк итә.
Бәйрәмне ачу өлешендә килгән кунаклар, катнашучылар Нурания Фердобаевна, Казан шагыйрәсе Светлана Грунис, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илхам Гайнетдиновтан җылы, яхшы сүзләр ишеттеләр.