15 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына карата “Үлемне җиңгән шагыйрь” исемле могҗизалар кыры уены 2-4 сыйныф укучыларына үткәрелде. Балаларда батырлык,кыюлык,каһарманлык,тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан уздырылган бу чарабызны укучылар бик яратып кабул иттеләр. Укучыларның Муса Җәлилнең җырларын шигырьләрен, яратып сөйләүләре сокландырды.
“Сирия балаларына” исемле акциядә районыбыз мәктәпләре актив катнашты. Дәфтәр, каләм, төрле уенчыклар һәм киемнәр үз ияләрен табыр дип өметләнәбез. Бу чарада катнашкан балаларга, укытучыларга һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Күпмилләтле районыбыз җирлегендә удмурт милләтеннән булган иҗат коллективлары арасында "Шулдыр жыт" ("Күңелле кич" - "Веселый вечер") дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесе дәвам итә.
19 февраль көнне Чепья мәдәният йортында Чепья һәм Куныр авыл җирелекләре иҗат коллективларының сәнгать бәйгесе.
Концерт сәгать 19.00дә башлана.
«Ватаным Татарстан» газетасының ярты гасырдан артык тарихы булган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш ярышлары быел да Зәй шәһәрендә зур оешканлык белән узып китте.
Республикабызның төрле төбәкләреннән һәм күрше республикалардан 400гә якын көрәшче ике көн буена бил алышып,үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Узган елгы ярышларда командабыз өченче призлы урында булса, быел исә 15нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Ватанны саклаучылар көне кысаларында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтә.
Район мәдәният йортында «Иделкәем» исемле Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм курчак театрлары смотр-конкурсының зона турының икенче көне узды.
Югары Ослан автоинспекциясе штраф түләмәгән автомобиль йөртүчеләрнең автомобильләрен арестовать итә. Андыйлар бүгенге көндә әлегә 2 әү.
Узган атнада ТР Президенты Р. Миннеханов республика гражданнарын бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Шул исемлектә 30 дан артык кеше арасында район суды рәисе Мөхәммәтгалиев Вәкил Нуртинович та бар. Бүләкнең исеме – “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән почетлы исем.
Район газетасы корреспонденты төзелә торган обүектларны үзе йөреп чыгарга дигән карарга килде.
Югары Осланның “Чемпион”ында 23 нче февральгә - Ватанны саклаучылар көненә багышланган ирләр арасында районара волейбол турниры булып узды.