7 марта в п.Чебокса проходили республиканские соревнования по лыжным гонкам на призы ООО "Казанские стальные профили"
Район Мәдәният йортында булып үткән “Авылым күрке – яшь гаилә” йомгаклау бәйгесендә “Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер, булмас кебек безнең кебекләр...” дигән сүзләр яңгырады.
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлназ Шавалиев "Сәламәт яшәү рәвеше" программасы нигезендә балалар өчен "Дару үләннәре" дигән темага чара уздырды
Шәһәрдәге үзәк урамнарның берсе булган Вахитов урамында ике яңа йорт төзелә башлады. Заманча йортлар тузган торактан күчерү программасы буенча бер-берсеннән ерак түгел, иске агач йортлар урынында төзелә.
Төзелешнең подрядчысы – “Строй-комплект” ҖЧҖ фирмасы, эшләрне Арча һәм Нократ Аланыннан килгән эшчеләр башкара.
“Залда бик күп яшьләрне күрүемә бик шатмын...“ Бу сүзләрне ишетүгә, залга борылып карап, моның хаклыгына инанасым килде. “70-80нче елларның“, – җөмләнең ахырын ишеткәч, барысы да үз урынына утырды.
Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш тренерлары һәм көрәшчеләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында көрәшне үстерү, борчыган мәсьәләләр һәм районны республикада алга чыгару турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Илшат Нуриев: “Эшли генә башлаган вакыт иде, Рөстәм Миңнеханов, кайда синең көрәшчеләрең, дип сорады”, – диде.
Март башында Ленинград өлкәсенең Тосно җирлегендә Арча мәдәнияте көннәре үткәрелде. Анда Арчадан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендәге егерме тугыз кешелек делегация катнашты.
Бəйрəм кичəсе «Бəйрəм белəн сезне, əнилəр!»