20 мартта шул исемдәге онлайн “түгәрәк өстәл” узачак.
20 мартта шул исемдәге онлайн “түгәрәк өстәл” узачак.
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында, Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучылар белән “Наркомания- афәт ул” дигән темага фикер алышынды, укучыларга "авыру"ның асылы, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета –журналларда чыккан материаллар тәкъдим ителде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы әйтелде. Китаплардан, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар күрсәтелде, укып фикерләр алышынды. Чарада 5-8 сыйныфлар арасыннан барлыгы 12 укучы катнашты.
Өстәл теннисы буенча 1-5 март көннәрендә Казанда XI укучылар Спартакиадасы һәм параллель рәвештә 2002 елгылар белән кечерәкләр катнашында Татарстан беренчелеге узды.
Олы Чакмак авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, якташ язучыбыз Фоат Садриевның туган коненә багышланган әдәби иртә үткәрделәр.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) – табигый юл белән күчә торган кискен йогышлы авыру. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр – кыр тычканнары тарата.
Әлмәт шәһәренең 5нче гимназия базасында Әлмәт муниципаль районының инглиз теле укытучылары өчен семинар узды. Семинарның темасы - "Дәресләрдә заманча педагогик методлар һәм технологияләр куллану".
Вот и пришла весна! Все чаще на лицах людей расцветают улыбки
9 нче март көнне 2017 - Татарстанда экология елы уңаеннан Шубан авыл китапханәсендә 1-4 сыйныфлар белән “Могҗизалар кыры” уйнатылды. Максаты: Укучыларда табигатькә, тирә-юньгә, шәфкатьле һәм кайгыртучан булу, бер-берләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Укучылар уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр алдылар.
7 нче март көнне Шубан авыл китапханәсендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ягез әле әбиләр” кичәсе булып узды. Кичә барышында әбиләр “Истәлегем –солдат альбомым” күргәзмәсе белән таныштылар. , ”Ягез әле әбиләр” бәйгесендә төрле яшьтәге әбиләребез ике командага бүленеп күңелле генә бәйгеләрдә – мәкальләр, табышмак –сораулар; шигырь-хикәя чыгарулар, биюләрдә, кино исемнәрен белүдә һәм башка төрле бәйгеләрдә үзләрен тикшерделәр. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да бик актив катнашты. Җиңүче дип “Дәү әниләр” командасы танылды. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.