Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –8 нче Март Халыкара хатын - кызлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 6-9 март көннәрендә “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.
Язгы ташулар, боз китүләр - табигатьнең гаҗәеп матур күренеше. Әмма бу матурлыкның һәммәбездән дә саклык таләп итүен онытмаска кирәк. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында да балалар белән: "Ташу вакытында сак булыгыз!" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Кичә аерым җырчылар чыгышы, биюләр белән үрелеп барды.
Хатын- кызлар һәм ир-егетләр көч сынаштылар. Бәйрәм кичәсе җыр,бию һәм уеннар белән күңелле итеп оештырылды. Авыл халкы бәйрәмнән канәгать калды.
Укучылар әниләренә, укытучыларга һәм укучы кызларга багышлап җырлар җырладылар, матур теләкләр теләделәр. Шулай ук, Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасыннан өзек күрсәттеләр.
Киңәшмә
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Тулырак...
Бүген тәрбияче балалар белән язгы ташу, су басу күренешләре турында сөйләде. Яз ел фасылының яшәрү, табигатьнең җанлану вакыты, ләкин язгы куркыныч хәлләр турында да онытмаска кирәк. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларның белемнәрен сораулар биреп ныгытты. Балалар үзләренең фикерләрен тулы җөмләләр белән аңлата алды. Бакча мөдире әти-әниләр белән шушы темага сөйләште, имзалар куйдырды. Балаларның куркынычсызлыгын саклау безнең, әти-әниләрнең төп бурычы.