Очрашуга Тәмте-Мәтәскә хәм Ямбулат авылында туып үскән, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз кайтты. Алар туган-якка булган сагыну хисләрен үзләренең җырлары аша җиткерделәр. Кичә бик күңелле хәм оешканлык белән утте. Соңыннан онытылып бара торган "кичке уеннар" ны уйнап, соң гына таралыштылар.
Шигырь уку бәйгесендә укучыларыбызның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Сафин И. һәм Шарипов Д. призер булдылар. Мәктәп администрациясе рус теле укытучысы Хузина Г.Ш. га, укучыларыбызга рәхмәт белдерә, аларга иҗади уңышлар тели.
9 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөтенроссия «Живая классика» конкурсының муниципаль этабы үтте. Барлыгы 12 мәктәптән 34 укучы чыгыш ясады. Уку бәйрәмендә безнең мәктәптән 5 укучы катнашты, 10 класс укучысы Гильмутдинов Ильдус призлы урынга лаек булды.
Энергия саклау өлкәсендә программаларны хуплау һәм чынга ашыру ...
Тәтеш шәһәренең икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды
Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга бәйге игълан ителде
13 март көнне районыбызның сәләтле укучылары Балалар иҗат үзәгенә җыелды. Алар Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсында “Халык җыры”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль” номинацияләрендә катнашып чыгышларын тәкъдим иттеләр.
11март көнне Иске Чәчкаб мәдәният йортында Бәйрәм кичәсе үтте.
Безнең мәктәптән Зиганшина Руфия һәм Муртазина Руфия катнаштылар . Барлык катнашучылар да грамота белән бүләкләнде.