Хәзерге вакытта район советы аппараты җитәкчесенең терроризмга каршы көрәш комиссиясе ярдәмчесе вазифасына конкурс уза.
В Чинчуринском Доме культуры состоялся праздничный концерт, посвящённый Международному женскому дню
7-нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә" дип исемләнгән чара үткәрелде.
"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Елгабаш авыл китапханәчесе Мәдәния апа Гыйләҗетдинованың өенә барды. Аны яна газет-журналлар белән таныштырды.
Узган атнаның җомгасында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Кама урман хуҗалыгы“ ДБУ базасында, Белоруссиянең “Амкодор“ предприятисе чыгара торган техникаларны тәкъдим итүгә багышланган семинар үткәрде.
Бу көннәрдә Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Маһинур Зыятдин кызы Насыйбуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа инде 6 елдан артык вакыт эчендә өйгә барып хезмәт күрсәтәләр.
Кече Елга авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәр Гөлсинә Хәсәнова юбилярны бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм нык сәламәтлек белән озын гомер теләде.
Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын укучылары белән экология темасына әңгәмә үткәрде.
Хәйрия фестивале – Анжела Вавилова исемендәге фонд белән Казан шәһәренең Серафим Саровский мәхәлләсе якшәмбе мәктәбенең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырылган уртак проекты. Фестиваль кысаларында төп сәхнә мәйданчыгында шәһәрнең иң яхшы хореографик, вокаль, хор, театраль һәм фольклор коллективлары чыгыш ясады. Хәйрия фестиваленә Ташкирмән мәктәбенең Сабанаева Валентина Михайловна җитәкчелегендәге “Көмеш” балалар фольклор коллективы да чакырылган иде. Афәрин!