ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

18 март конне 18.00 сэг.  Рантамак  авыл мэдэният йортында  Гадел Кутуй повесты буенча тошерелгэн беренче тапкыр экранга чыккан режиссёры Ростэм Рэшитов булган "Тапшырылмаган хатлар" нэфис фильмы карадылар.

 


sarmanovo.tatarstan.ru

      Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татар федераль милли-мәдәни автономиясе “Идел” яшьләр үзәге оештырган Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тууына 70 яшь тулуга багышланган «Дулкыннар» республика бәйгесендә “Нәфис сүз” номинациясендә Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айрат Шамс махсус бүләк Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Шамсова).

 

muslumovo.tatarstan.ru

Тоншерма Мәдәният йортында авыл яшьләре арасында шашка буенча турнир узды


tetushi.tatarstan.ru

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К.Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылда. 17 нче март көнне узган конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлары арасында  уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты. 

 

muslumovo.tatarstan.ru

Бүген, 20 март көнне "Бердәм Россия" БСП  Кама Тамагы Җирле советы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең гомуми җыелышы узды.  Җыелышны  үткәрде Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" БСП  Кама Тамагы җирле бүлеге сәяси совет Секретаре урынбасары Газинур Габидуллин үткәрде.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Олы Шәмәк авылының Мәдәният йортында "Сәламәт Яшәү Рәвеше Көне" узды


tetushi.tatarstan.ru

Тукайлылар пенсия фонды идәрәсеннән белешмәләрне  төрле юл белән ала алалар


tukay.tatarstan.ru

ТР Дәүләт Советы депутаты чистайлыларны кабул итәчәк


chistopol.tatarstan.ru

Зәй шәһәрендә мәктәбендә укучылар арасында “Кышкы ГТО фестивале” узды. Анда егетләр-кызлар (барлыгы189 укучы ) мылтыктан ату, иелү, урыннан ераклыкка сикерү, йөзү һәм башка ГТО нормалары буенча “имтихан” тотты.

 


tukay.tatarstan.ru

17 нче март көнне Казан федераль университеты Алабуга институтында Бөтенрәсәй “Каурый каләм” бәйгесе үтте. Поэзия өлкәсендә С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбеннән өч укучы катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Шәяхмәтова 2 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

 

muslumovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International