ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

        Дөбъяз авылы җирлегендә Татар халкының борынгыдан килгән  гореф-гадәтләре, бәйрәмнәренең берсе булган “ Нәүрүз” бәйрәме узды.

        Нурларын көннән-кон матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгзр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Яз ае безгә бер зур бәйрәм  алып килә. Ул-  Нәүрүз бәйрәме.

        Бәйрәмдә килгән авыл халкы төрле уеннарда катнашып, җыр-биюдә көч сынашып арыганнан соң  рәхәтләнеп тәмле ботка, коймаклар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

«Борнак» җәмгыятендә дә язгы кыр эшләренә тулы әзерлек алып барыла. Әлегә 40 тонна аммиак, 198,4 тонна катлаулы ашлама әзерләнгән. Дөрес, бу әле җитәрлек күләмдә түгел, бары 80 % кына.

Шулай да хуҗалык хезмәткәрләре өчен әлеге агротехник чараларның хөкүмәт тарафыннан бирелүе, ягъни минераль ашламага субсидия каралуы да зур әһәмияткә ия.


Симәнәгә килгәндә монда тулы әзерлектә алар. Сортларны яңарту максатыннан, арпаны «Тимерхан»нан «Нур»га, ә борчакны «Таң»нан «Ватан»га алыштырып карарга булганнар.


baltasi.tatarstan.ru

Бәйрәм "Кышны озатып, язны каршылап" дип исемләнгән иде. 


apastovo.tatarstan.ru

Бу тармакның никадәр кирәкле икәнлеген укучыларыбызга аңлатып торуның кирәге юктыр. Бүгенге көндә максатлары күпмедер дәрәҗәдә үзгәрсә дә, халыкның көнкүрешен, көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә алар алыштыргысыз. 2016 елда гына да торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе тарафыннан халыкка 63 млн. сумлык хезмәт күрсәтелгән.

 Бу атнада әлеге хезмәт ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без район торак-коммуналь хуҗалыгы ида¬рәсе җитәкчесе Рашит ГАРӘФИЕВ белән әңгәмә кордык.


baltasi.tatarstan.ru

2017 нче елның 17 мартында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова Улисьял башлангыч мәктәбенең балаларына “Татарстан – минем ватаным” темасына дәрес уткәрде. Әлеге чара ТАССРның 2020 елда 100 еллык билгеләп утәчәк юбилеены багышланган иде. 
Балалар бик теләп ТАССР ның тарихын һәм анда яшәүче төрле милләт гореф-гадәтләре белән таныштылар.


baltasi.tatarstan.ru

ЗУР КҮККҮЗ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ КАРШЫНДА КЛУБ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ТАРАФЫННАН Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.


apastovo.tatarstan.ru

17-19 нчы март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә автомодельләштеру ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда Котдусов Г.Х. һәм Мухарлямов Р.Г. җитәкчелеге астында Саба гимназиясе укучылары катнашты.


saby.tatarstan.ru

Районда татар авыл клублары һәм мәдәният йортлары арасында бара торган «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» фольклор конкурсының 14 март көнне Түбән Кенә авылы клубында үткән чарадан берничә фотомизгел. Анда Карадуван, Таузар, Кенәбаш, Түбән Кенә һәм Кили авыл клублары катнашты.


baltasi.tatarstan.ru

Районыбыз җирлегендә бер-бер артлы үзешчән сәнгать бәйгеләре оештырылып кына тора. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз яшәүче авыл клублары арасында "Шулдыр жыт" - "Күңелле кич" бәйгесе булып үтте. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре арасында "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән конкурс, шулай ук авыл җирлекләренең актив яшьләре катнашындагы "Барбарбия! Киргуду!" исеме астынеда КВН уеннары дәвам итә. 


baltasi.tatarstan.ru

Укытучылар грантлар, ташламалы шартларда торак белән тәэмин ителәчәк


drogganoye.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International