ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген  Баландыш  төп  гомуми белем бирү мәктәбендә III чирек нәтиҗәләре буенча  мәктәп күләмендә гомуми линейка  үткәрелде.Линейкада укуның сыйфаты,каникул вакытына эш  планы белән таныштырылды.Укучыларга куркынычсызлык  кагыйдәләре буенча инструктаж  үткәрелде.


tulachi.tatarstan.ru

16 март көнне Теләче урта мәктәбендә “Мин-эзләнүче” конкурсы булды.Анда Баландыш төп мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл (җитәкчесе Загидуллина А.Н) , 4 сыйныф укучысы Гыйләҗиева Зәлинә  (җитәкчесе Сафина А.Ә) 2  урынга лаек булды.Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!


tulachi.tatarstan.ru

Әмирхан Еники чын мәгънәсендә бөек язучы. Аның каны да, җаны да - аристократ, зыялы татарлардан, милләтнең каймагыннан. Язучы озын гомер юлында төрле сынаулар аша үткән. Бөек Ватан сугышында катнашуы гына да ни тора!. Учак – ул яшәү, өмет, яктылык символы. Гаилә учагы, милләт учагы беркайчан да сүнмәсен, гел яктыртып кына торсын. Без үткәнебезне дә, туган нигезне, телне, йола һәм гореф - гадәтләрне онытмаска тиеш!


tulachi.tatarstan.ru

Кичәдә авылдашыбыз Нурания Хабировнаның  Нырсы  тарихына багышлап “Нырсуар, Нырсы җире - шанлы изгеләр иле”дигән китабы тәгъдир ителде. Кичә  бик җанлы һәм күңелле үтте. Авыл халкы бик зур рәхмәтләрен җиткерде.


tulachi.tatarstan.ru

Буген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә язгы каникул чорына “Юлларда сак бул!”, “Язгы бозга ышанма!” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре уздырылды, укучыларга сулыклар тирәсендә йөрмәскә, олы юлда уйнамаска, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска кирәклеге әйтелеп китте. Барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча кул куйдырылды. Укучыларга чирек билгеләре  чыгарылды.


tulachi.tatarstan.ru

15 март көнне  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Теләче районының  полиция бүлегенең  балиг  булмаганнар белән эшләүче инспиктор  Назмиева Резидә Рифкатовна, ГАИ җитәкчесе Каримуллин И.Х.  белән очрашу булып үтте.  Резидә Рифкатовна укучыларга җинәятчелек, хулиганлык  кылу очраклары  турында фикерен җиткерде. Үз  чыгышында Каримуллин И.Х.   юлларда сак булу, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген  ассызыклап үтте.


tulachi.tatarstan.ru
Сынчы Илисәй Имамов белән очрашу

muslumovo.tatarstan.ru

Нәүрәз - мөселманнарның яз бәйрәме.


cheremshan.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International