С 15 по 18 марта 2017 г. в г. Казань на базе ООЦ «Дуслык» прошел заключительный этап республиканской олимпиады школьников по физике «Путь к Олимпу»
17 март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы утырышы булып узды.
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры кече яшьтәге балалар өчен “Светофорда кунакта” исемле тамаша ,ә кич белән “Нигез ташлары” исемле спектакль күрсәтте.
Росреестр идарәсенең Лениногорскидагы бүлеге 21 мартта “кайнар телефон линиясе” үткәрелүе турында хәбәр итә. Ул “дача амнистиясе” белән бәйле үзгәрешләргә кагыла. Ул иртәнге 8 дән 12.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк.
Район активы белән киңәшмәдә халыкның Әлмәт районында медицина ярдәме белән канәгать булуына бәя бирү буенча мәгълүмат белән сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина чыгыш ясады.
Эшлекле дүшәмбе яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. Шулай, конкурс нәтиҗәләре буенча Төхбәтуллина Аида Бахший кызы ӘМР башкарма комитетының кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча сектор мөдире итеп билгеләнде. Шулай ук 20 марттан бирле Ханнанова Әлфия Башир кызы башкарма комитетның беркетмә бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара башлады.
Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе мәктәп коллективы белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Сый-нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл әзерләнде,чәй кайнап торды, коймаклар табада пешеп торды. Күңелле уеннар уйнатылды.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Укучыларның язгы каникуллары башланды. Ял чорын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан музейда «Балчык серләре» дип аталган чара узды.