Яз вакыты җитү белән юка боз һәм су өслегендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы арта.
Әлмәт муниципаль районы буенча ТР МЧС Идарәсе шәһәр һәм район предприятиелары, районның мәгариф учреждениелары һәм авыл җирлекләрендә яз вакытында гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен кисәтү һәм җиңеләйтү максаты белән оештыру, укыту һәм пропаганда чараларының үткәрелүе турында хәбәр итә.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
#БашкаӘлмәт әлмәтлеләрне 25 мартта Яшьләр Үзәгендә көтә!
Сезне тормышыгызны яхшыртырга: бизнеста уңышлырак булырга, тормышта үзегезнең урынны табарга, гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртырга, иҗади потенциалны гамәлгә ашырырга, финанс иминлекне җәлеп итәргә, сәламәт туклану һәм яшәү рәвеше серләрен белергә чакырабыз.
Чүпрәле районы прокуратурасында эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көне узачак
17 март көнне дүрт дистәгә якын катнашучы рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләрен укып күрсәтү өчен шәһәребезнең 8 урта мәктәбенә җыелды. Нәкъ менә монда “Тере классика” яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучылар контингенты да төрле: 6 нчы сыйныфтан башлап 10 нчы сыйныфка кадәр булган шәһәр һәм мәктәп укучылары килгән иде. Әлеге көн шаккаттыргыч чараларга бай булды: бәйрәмнең тантаналы ачылуы, туктаусыз кул чабулар, Лениногорск балалар музыка мәктәбеннән килгән кунаклар бүләге – тере инструменталь музыка - , илебезнең иң яхшы актерларының катнашучыларга киңәш сүзләре, кырыс, ләкин гадел жюринең йөзләрендә елмаю чаткылары – барысы да әлеге чарада булучылар күңелендә әле озак сакланыр.
Килгән кунаклар һәм чыгыш ясаучылар арасында Әлмәт, Чаллы, Лениногорск шәһәрләре вәкилләре дә бар иде.
19 мартта Казан шәһәрендә узган IX Халыкара халык иҗаты конкурсына Татарстанның төрле районнарыннан, Үзбәкстаннан 30 эш тәкъдим ителде.
Китапханәдә төрле яшьтәге китап укучы балалар өчен журналлардан күргәзмә эшләнде. Кече яшьтәге балалар өчен «Салават купере», «Маленькие академики», «Город шарад» исемле журналлар куелса, өлкәнрәк укучылар техника, табигать, гыйлем турындагы журналлар белән таныша алдылар. Тәкъдим ителгән материаллардан, китап укучылар үзләренә кирәкле мәгълүматларны ала алдылар.
Биредә балалар гәҗит битләреннән роза чәчәкләре ясадылар. Мондый чаралар балаларны иҗади яктан үстерергә булыша, аларда түземлелек тәрбияли һәм сәнгати осталыкларын арттыра.