ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2 апрельдә башкалабыз Казанда урнашкан Татарстан Язучылар берлеге бинасында узган  «Үз юлымСвоя строка» иҗади конкурсының өченче турындаСихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе (Урыссу гимназиясе укучысы) катнашты.


jutaza.tatarstan.ru

“Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бәйрәкә авылы китапханәсендә  үзләренең авылдаш язучылары белән очрашты.


jutaza.tatarstan.ru

Матбугат хезмәте хәбәр итә


chistopol.tatarstan.ru

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында чистайлыларны игътибарлы булырга чакырдылар


chistopol.tatarstan.ru

        3 нче апрель көнне Арча районы Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Дуслык” командасы “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу“  интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнашты.


arsk.tatarstan.ru

5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСР ның  атказанган укытучысы, СССР ның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов  исемендәге беренче районкүләм, 5 нче мәктәпкүләм  укучыларның фәнни- гамәли конференциясе үткәрелде.


arsk.tatarstan.ru

2 апрель көнне Тат.Талкышы мәдәният йортында "Алтын тарак" театр берләшмәсе "Жэмилэнен женлэнуе пьесасы буенча" премьера куйды.


chistopol.tatarstan.ru

Озакламый күңелләребезне сөендереп җылы яклардан канатлы дусларыбыз да кайтып җитәр... Бу матур, җанлы күренеш, әлбәттә, күбрәк нәни дусларыбыз - балалар өчен сөенеч. Мөгаен баланы, никадәр табигатькә якын итеп тәрбияләсәң, аның күңелендә матур хис кичерешләр уяна, мәрхәмәтлелек орлыклары салына. Бу тәрбия орлыклары, әлбәттә, иң беренче гаиләдә салына. Бу уңайдан, безнең бакчабыз әти-әниләре бик игътибарлы. Бакчабыз коллективына, балаларга карата хөрмәтләре зур, һәрдаим бакчабыз тарафыннан үткәрелгән конкурсларда, кичәләрдә активлыкларын күрсәтәләр. Әтиләребез ясаган сыерчык ояларына исең китәрлек!!! Кайтыгыз гына кошкайлар, без сезне түземсезлек белән көтәбез!  Кайтыр юлларыгыз имин, авырлыксыз үтсен!


tulachi.tatarstan.ru

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен  уздыра.


tulachi.tatarstan.ru

5 нче апрель көнне,  халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай, әби һәм түти белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре - кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы”  белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International