Югары Ослан прокуратурасы һәм контроль-хисап Палатасы арасында күптәнге тыгыз бәйләнеш дәвам итә.
27 нче апрельдә ” Болгарда Бөтендөнья мирасы объектларына мониторинг” дип аталган Халыкара семинар булып узды. Анда РФ һәм СНГ тәҗрибәсен уртаклаштылар.
25 нче апрельдә, 31 ел вакыт узгач, Чернобыль АЭС катастрофасында катнашучылар белән очрашу булды.
20-23 нче апрель көннәрендә казанның “Әкият” курчак театрында балалар музыкаль иҗади конкурсы узды.
Безнең мәктәп укучылары төрле конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
26 нчы апрельдә Казанда Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукай поэзисе бәйрәме узды. Анда традиция буенча ел саен үзешчән сәнгать осталары катнаша.
26 нчы апрельдә Югары Ослан ның сату мәйданчыгында ярмаркада сату урыннарын Роспотребнадзор, Җирле газета вәкилләре, депутатлар корпусыннан торган группа тикшерде.
24-25 апрельдә Казанда актив гражданнарның “Сообщество” форумы уза.
26 апрель, чәршәмбе көнне 6:30 сәгатьтән Биектау районы территориясендә Каменка-Әтнә юлының 2 нче километрында Биектау районы ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе уздырачак.