Бүген Мамадыш почтамты белән район газетасы редакциясе район муниципалитеты бинасында Абүнәче көне үткәрделәр.
Ел саен үза торган”Эковесна” республика экологик конкурсында районның балалар бакчалары бик актив катнашалар. Быел Макыл, “Радуга” балалар бакчалары белән бергә Макыл, Шеланга, Татар Борнашы мәктәпләре дә материалларын җибәрде. Барысына да уңышлар телик!
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүче тыл хезмәтчәннәре өчен «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханә мөдире Садыйкова Г.Х. Җиңү көненең әһәмияте турында сөйләде. Бүген без бергә җыелып, сугыш еллары авырлыкларын, шул авырлыкларны үз өсләренә күтәргән кешеләрен искә төшердек. М.Җәлил, Ф.Кәрим, В.Нуруллин, М.Мәһдиев шигыйрьләре, әсәрләреннән өзекләр укылды. Кичәдә сугыш темасына багышланган җырлар яңгырады.
14 майда Әлмәттә 12:00-19:00 сәгатьтә «Уңышлы стартка өч адым» тренингы үтәчәк, адресы: Тукай урамы, 46Б йорт.
Әлмәттә әлеге истәлекле көн уңаеннан төрле чаралар узачак.
15 майдан 21 майга кадәр Татарстан Республикасында "Стоп ВИЧ, СПИД" Бөтенроссия акциясе уза.
Тулырак...
Бүген Югары Осланда старт алган “Бакчачы йорты – гаилә нигезе” дигән партия проекты ахырына якынлашты.